Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара гаилә көнендә Тукай районы Сәмәкәй авылыннан Исхаковлар Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

- Халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты. Бәхетебезгә каршы, бу очрашуда безнең гаилә дә катнашты, - дип яза безгә Сәмәкәй авылыннан Альфира Исхакова. - Татарстанда тәрбиягә бала алган 1513 гаилә исәпләнә. Аларның 300е күп балалы гаилә булып санала. Бу...

- Халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты. Бәхетебезгә каршы, бу очрашуда безнең гаилә дә катнашты, - дип яза безгә Сәмәкәй авылыннан Альфира Исхакова. - Татарстанда тәрбиягә бала алган 1513 гаилә исәпләнә. Аларның 300е күп балалы гаилә булып санала. Бу гаиләләрдә барлыгы 2907 бала тәрбияләнә. "Тәрбиягә бала алган гаиләләр олы йөрәкле кешеләр. Алар картлыкларын уйлап, үзләренә иптәш булсын дип кенә бала алмый. Монда күпкә көчлерәк хис. Алар Алла кушкан эшне үтиләр. Оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр, диләр. Гаилә җылысын бернинди приют та, мәктәп, училище да алыштыра алмый. Гореф-гадәтләр, нәкъ менә гаиләдә саклана",- диде Фәрит Мөхәммәтшин. Без бу очрашудан бик матур хисләр белән кайттык. Үзебез кебек гаиләләр белән аралаштык. Бу проблеманың дәүләт дәрәҗәсенә куелуына бик шатландык. Чөнки тәрбиягә алынган балаларга карата җаваплылык та, игътибар да, ярату да икеләтә дәрәҗәдә күбрәк кирәк. Һәм шул вакытта бу - үз гаиләңдә дә бер береңне аңлау, хөрмәт итү, тулы мәгънәсендә гаилә булып яшәү хисе көчлерәк була, - дип тәмамлаганнар хатларын Сәмәкәй авылыннан Исхаковлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев