Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык җыеннары башланды

Бүген районда авыл җыеннары башланды. Аның беренчеләре Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә үтте. Халык җирлек башлыкларының узган 2015 елгы эш турындагы хисапларын тыңлады, киләсе елга планнар белән танышты. Район җитәкчелегенә һәм башкарма комитетның бүлек башлыкларына үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Шунысы әһәмиятле, авыл халкы мондый очрашуларда шәхсән үзенә генә кагылышлы...

Бүген районда авыл җыеннары башланды. Аның беренчеләре Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә үтте. Халык җирлек башлыкларының узган 2015 елгы эш турындагы хисапларын тыңлады, киләсе елга планнар белән танышты. Район җитәкчелегенә һәм башкарма комитетның бүлек башлыкларына үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Шунысы әһәмиятле, авыл халкы мондый очрашуларда шәхсән үзенә генә кагылышлы түгел, гомумән җирлеккә кагылышлы сорауларны күтәрә. Бу атнада җыеннар Күзкәй, Кече Шилнә, Иске Абдул һәм Сәмәкәй җирлекләрендә үтәр дип планлаштырыла.
Фотода : Борды авыл җирлегендә үткән җыен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев