Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппны кисәтүдә иң яхшы чара булып сарымсак һәм суган кала бирә

Россиядә бу көннәрдә грипп белән авыруның артуы күзәтелә. Роспотребнадзорның район бүлеге әлегә Тукай районында бу вирусны йоктыру очраклары теркәлмәгәнен белдерә, шулай да аннан саклану чараларын күрү мәҗбүри. Бу җәһәттән табиблар фикере беркемгә дә комачауламаячак. Район больницасының табиб-терапевты Айгөл Гасанова гриппны кисәтү өчен тукайлыларга үз киңәшләрен бирә.

Иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Моңа вакытында һәм тиешенчә туклану, гигиена кагыйдәләрен үтәү, физик күнегүләр ясау, иммунитетны ныгыту, алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау, тиешенчә йоклау, ял итү һ. б. керә. Ләкин кеше иммунитеты физик кына түгел, психологик һәм эмоциональ факторларга да бәйле. Тикшерүләрдән күренгәнчә, депрессиягә бирелүчән, кәефе тиз төшүчән кешеләргә грипп вирусы тизрәк эләгә.

Гриппны кисәтүдә түбәндәге 10 киңәшкә һичшиксез игътибар итү кирәк.

1. Вакцинация ясау. Прививка белән сез вирусның бер өлешен үзегезгә кертәсез һәм организмыгызда аңа каршы антитәнчекләр барлыкка килә. Шулай итеп, ярты елдан бер елга кадәр сезгә грипп янамый дигән сүз. Прививканы эпидемиянең көчәйгән чорында түгел, көздән үк, иммунитет барлыкка килсен өчен вакыт калдырып ясарга кирәк.

2. Марля бәйләвеч белән йөрү яхшы, ләкин аны 3-4 сәгать саен алыштырып тору мөһим.

3. Туклануда витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләр куллану яхшы. Аскорбин һәм лимон кислотасы цитруслыларда, алмада, гөлҗимештә, селен - боткаларда, сарымсакта, Е витамины, марганец, цинк, бакыр - чикләвекләрдә, тимер - иттә, помидорда, йод - диңгез балыгында, фитонцидлар суганда, сарымсакта бар. Фитонцидлар, гомумән, вирусны иң яхшы үтерүчеләр. Көненә 1-2 кисәк сарымсак ашау нык файдалы.

4. Борынны һәрдаим чайкатып тору грипп вирусына үтеп керергә шулай ук каршылык тудыра. Моның өчен борынны көненә ике тапкыр сабын яисә бал кушылган суган төнәтмәсе белән юу кирәк. Тамак төбен фурацилин, сода, ромашка, марганцовка катнашмалары белән чайкату, эфир майлары һәм бәрәңге ингаляцияләре ясау яхшы. Өйдән чыгар алдыннан борыныгызга оксолин мазе яисә вазелин сөртү дә комачауламый.

5. Сыеклыкны күпләп эчү грипп вакытында да, профилактика өчен дә бик файдалы. Әлбәттә, сүз кофе, газлы сулар турында түгел, ә үлән чәйләре, баллы чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе һ. б. турында бара.

6. Кулларыгызны ашаганчы һәм ашагач юыгыз. Җәмәгать урыннарыннан чыкканнан соң бу кагыйдәне үтәү аеруча мөһим. Грипп белән авыручылар баскыч култыксаларында, өстәл өсләрендә, табак-савытта микроблар калдыралар. Шуңа күрә кулыгыз белән битегезгә кагылмый торсагыз да яхшы.

7. Савыт-сабаны кайнар су белән юыгыз, ул вирусларны юкка чыгара. Өегездә грипп белән авыручы бар икән, аңа аерым табак-савыт тотыгыз.

8. Бинаны җилләтеп торыгыз. Тәрәзәләрне сәгатенә бер тапкыр берничә минутка ачып алу кирәк. Туңасыз икән, җылыткыч кушканчы җылы кием киеп утырганың әйбәт.

9. Эпидемиягә кадәр мунчага йөри башлау да зыян итми, ул иммунитетны ныгыта.

10. Гриппны кисәтүнең иң яхшы чарасы - спорт. Физик күнегүләр кан әйләнешен яхшырта, организмны кислородка баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев