Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипп белән авыручылар әлегә юк

Ноябрь башыннан актив рәвештә гриппка каршы профилактика эше алып барыла. Районда барлыгы 7020 кешегә прививка ясалды, бу тиешленең 77,2 проценты дигән сүз. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш булган категориянең - мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә йөрүчеләрнең, мәктәп балаларының, мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренең барысына да, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләрнең 73 процентына прививка ясалды. Предприятиеләрдә эшләүчеләрдән...

Ноябрь башыннан актив рәвештә гриппка каршы профилактика эше алып барыла. Районда барлыгы 7020 кешегә прививка ясалды, бу тиешленең 77,2 проценты дигән сүз. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш булган категориянең - мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә йөрүчеләрнең, мәктәп балаларының, мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренең барысына да, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләрнең 73 процентына прививка ясалды. Предприятиеләрдә эшләүчеләрдән 600 кеше вакцина алды. Бу эш әле дәвам итә. Балалар бакчалары һәм мәктәп биналарындагы җылылык һәрдаим тикшерелеп тора, аларда температура режимы үтәлә. Сөенечкә, салкын тидерү очраклары күп түгел. Узган атнада ОРВИның 90 очрагы (66сы - 14 яшькә кадәрге балалар, 24е - 14 яшьтән өлкәнрәкләр) теркәлде, грипп белән авыручылар юк, дип хәбәр итте районның баш санитар табибы Фәргать Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев