Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомере буе үзенең тырышлыгы белән дан казанган Паладиев Михаил Кирилловичка 90 яшь

22 апрель көнне Иштирәк авыл жирлеге,Авлаш авылында зур бәйрәм үтте. Гомере буе үзенең тырышлыгы белән дан казанган Паладиев Михаил Кирилловичка 90 яшь тулган . Күпме гомер узган, күпме вакыйгалар үткән. Ул көнне Михаил Кирилловичның дулкынлануы күренеп тора. Аны котларга зур табын артында барысы да жыелган: туганнары,балалары,оныклары,берге эшләген коллегалары һәм гомер...

22 апрель көнне Иштирәк авыл жирлеге,Авлаш авылында зур бәйрәм үтте. Гомере буе үзенең тырышлыгы белән дан казанган Паладиев Михаил Кирилловичка 90 яшь тулган . Күпме гомер узган, күпме вакыйгалар үткән. Ул көнне Михаил Кирилловичның дулкынлануы күренеп тора. Аны котларга зур табын артында барысы да жыелган: туганнары,балалары,оныклары,берге эшләген коллегалары һәм гомер кичергән куршелэр. Ишектә район вәкилләре күренде:Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимжан Сәитович һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты житәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Фердинанд кызы. Алар Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан, район җитәкчеләреннән котлаулар тапшырдылар.

Сугыш чоры балаларның сабый чагы, үсмер вакытлары, яшьлек еллары иң авыр вакытка туры килгән. Ачлык-ялангачлыкны күреп, ятимлекне кичергән малай иде ул. Тылда әтиләре,абыйлары өчен эшләгәннәр: кырда чүп утаганнар,башак жыйганнар,урак урганнар- гомумән ул чор балалары, яшьүсмерләре кичергән бар вакыйганы үз җилекләре аша үткәргәннәр. Авылдагы бөтен эш карт-карчыклар һәм менә шушы балалар иңенә төшкән иде шул.

Михаил Кириллович-авылыбызның зур хөрмәткә лаеклы кешесе. Сугыш елларының бар михнәтен кичереп тә, сынмый-сыгылмый яшәде,илебезгә хезмәт итте. Бугенге көндә дә ул, яшь буынга батырлык үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев