Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлләр илендә

Аның бакчасына керсәң, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Яшелчәләр муллыгы, түтәлләр чисталыгы белән сокландырса, гөлләрнең матурлыгы, күптөрлелегенә карап, мондагы гүзәллеккә хәйран каласың. Табигатьне, яшеллек дөньясын ихлас яраткан кеше генә җирдә шундый могҗиза тудыра ала торгандыр.

Бу сихри матурлыкның патшабикәсе Галия, гаиләсе белән гомере буе шәһәрдә яшәде, ә менә мондый гүзәллек дөньясы исә аны төшләренә кереп бимазалады. Пенсия яше җиткәч, алар ире Исмәгыйль белән, ике дә уйлап тормыйча, ирнең туган авылы Бай Бүләккә кайтып йорт җиткерделәр. Бик матур урынга урнашкан бу авыл күңелләренә хуш килде. Йорт, ихата-кура төзелә башлаганчы ук бакчада яшелчә түтәлләре, берсеннән-берсе күз явын алырлык чәчәк оялары барлыкка килде. Йорт-җир бизәлеше, бакча гөлләренең матурлыгы белән бу йортның уңган бакчачылар конкурсында бүләкләнгән чагы да булды. Исмәгыйль белән Галия маллар асрап, кош-корт тотып бик матур яшиләр иде дә бит, бәла көтмәгәндә ишек какты - йорт хуҗасы авырып, дөнья куйды. Галияне югалту хәсрәтеннән менә шушы гөлләр дөньясы, матурлык, җирдә, кем әйтмешли, бер туктаусыз казыну, яңадан-яңа гөлләр үстерү аралады. Хуҗабикә түтәлләргә су сибеп куана, чәчәкләрен күреп шатлана, алар белән сөйләшеп, серләшеп тә ала. Матурлык дөньяны коткара диюләре хактыр. Галия җимеш агачларының да ниндиләрен генә үстерми: алма да, груша да, башка төрле җимеш куаклары да ел саен мул уңышы белән куандыра. Ә аның тагын да зуррак шатлыгы - балалары, оныклары. Җәй буе әбиләре янәшәсендә мәш киләләр: түтәлләрне уташалар, су сибәләр, бакчачы сабакларына өйрәнәләр. Юкка гына оясында ни күрсә, очканда шул булыр димиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев