Германиягә, халыкара күргәзмәгә юллама белән
Озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгәннән соң, «Якты юл» газетасына бүлек мөдире итеп чакырдылар. Авылларда төзелеш киң җәелгән чак иде. КамАЗның авыл зонасы төзелешенә зур игътибар бирелде. Шуннан язмалар әзерләү белән бергә, тирә-як мохитне саклау, табигый байлыкларга сакчыл карау мәсьәләләре дә көн үзәгендә булды. Шушы теманы тирәнтен...
Шушы темага ай саен бер-ике сәхифә әзерләп бастыруны миңа йөкләделәр. Кама буе табигатьне саклау җәмгыяте, район санитария-эпидемиология станциясе, ветеринария берләшмәсе, аучылар җәмгыяте, балыкчылар инспекциясе хезмәткәрләре һәм хәбәрчеләребез белән бәйләнешне ныгытып, теләсә кайда законсыз барлыкка килгән көнкүреш һәм төзелеш калдыклары урыннарын ачыклап, рейдлар оештырдык, гаеплеләрне административ комиссия тикшерүенә тәкъдим итеп, байтак мәсьәләләрне уңай хәл итүгә ирештек. Нәтиҗәдә, «Якты юл» редакциясе коллективы республика смотр-бәйгесендә җиңүче дип танылды һәм мине Германиянең Лейпциг шәһәрендә үткәрелә торган халыкара сәнәгать күргәзмәсенә юллама белән бүләкләделәр. Бер атна буе ТРсының табигый байлыкларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары В. Щеповских җитәкчелегендә күргәзмәдә төрле илләрнең сәнәгать өлкәсендәге алдынгы технологияләре белән танышып йөрдек.
Германиянең көнкүреш калдыкларын җыю һәм эшкәртү өлкәсендәге яңалыклары һәркемне кызыксындырды. Ничәмә еллар узса да, илебездә бу проблеманың бик акрын хәл ителүе борчый.
Мин газетада эшләгән чордагы тагын бер яңалык һич истән чыкмый. Инвалидлар оешмасы башлыгы Миркадәм Матшин бервакыт: «Инвалидларның кул эшләре күргәзмәсен оештырдык. Бик сәләтле кешеләр бар. Нишләптер аларга игътибар җитеп бетми», - дип зарланып алды. Мөхәррир өстәле янында сөйләшә торгач, инвалидлар тормышына һәм эшчәнлегенә багышлап, ике айга бер тапкыр «Шәфкать» дигән кушымта әзерләп чыгарырга килештек. Аның беренче санында ук урын өстендә ятып иҗат итүче язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның безнең соравыбыз буенча язган мәкаләсен урнаштырдык. Ул язмыш сынауларында сынмаган, сыгылмаган кешеләрнең рухи яктан көчле булуларын, үз алларына куйган максатларына ирешү өчен, икеләтә тырышлык куеп эшләүләрен тасвир иткән иде. «Шәфкать» кушымтасында инвалидларның иҗат эшләре - шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре, кул эшләре үрнәкләре, спорттагы һәм көндәлек тормыштагы шөгыльләре, иганәчеләрнең теге яки бу чараны үткәрүдәге булышлыгы турындагы язмалар урын алды һәм кызыксынып укылды.
Газетада киң күңелле, үз эшләренә бирелгән журналистлар белән эшләргә туры килде. Бер-беребезнең язмаларын укып, уңышларына сөенеп, тормыш эчендә кайнап эшләдек. Бу вакытлар һич онытылмый. Әле дә, вакыт тигән саен, газетабыз эшендә катнашып киләм.
Хәмит Мөхәммәтшин,
ветеран журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев