Германиядә Совет солдатларына һәйкәлләрне һәрдаим карап, чистартып торалар
Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» музеенда гаять үзенчәлекле бер күргәзмә эшли. Әби-бабаларыбызның каны тамган төрле җирләрдән алып кайтылган туфрак саклана биредә. Әфган сугышы ветераны Айбулат Якупов әйткәнчә, мондый идея музейда очраклы рәвештә туа. Аның бергә хезмәт иткән якташы - Минзәлә районы Бикбау авылыннан Айдар Хамаев музейга Әфганстаннан алып кайткан бер...
Узган елның декабрь аенда әлеге күргәзмә Берлин шәһәрендәге Рейхстаг җиреннән алып кайткан туфрак белән тулылана.
- Эш буенча Даниягә китәргә туры килде. Барганда туры юл белән барсак та, кайтканда, католикларның Рождество бәйрәменә туры килгәнлектән, юлны уратыбрак - Германия аша кайтырга туры килде. Билетларны, әлбәттә, алдан алып куйдык. Россиягә очучы самолетны көтеп, бер көн без Берлинда торырга тиеш булдык. Ничек инде, язмыш үзе Герман җиренә илтсен дә, шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырырга? - ди Айбулат Мөнирович.
Командировкага ул хезмәттәше - баш инженер Равил Зарипов белән барган була. Юлга әзерләнгәндә алар алдан ук Советлар Союзы әләмен алалар. Шул флагны тотып тарихи һәйкәл урыннарында фотога төшәргә телиләр алар.
Шулай итеп, Даниядәге өч көнлек хезмәт командировкасыннан соң алар Германиягә, Берлин шәһәренә килеп төшәләр.
- Германия дисәң дә, без анда һәркайда русларны очраттык. Кунакханәгә урнашканда да шунда рус кешесе эшли булып чыкты. Рейхстаг музеена кергәндә дә билет сатып торучы рус апасы иде, - дип Айбулат Якупов әлеге сәяхәтнең үзен шаккатырганын сөйләде. - Бу безнең өчен чыннан да, көтелмәгән хәл булды, - диде ул.
Рейхстагта ел әйләнәсендә туристлар күп йөри. Ул бүгенге көндә Германия иленең Федераль Җыены утыра торган Бундестаг өстендә тора.
- Рейхстаг үтә күренмәле ныклы пыяладан эшләнгән. Әгәр аска карасаң, Германиянең закон чыгару органы Бундестагны, андагы кешеләрне күрергә була. Шуңа күрә без Рейхстагта Совет әләмен чыгаруны мораль яктан да, тарихи яктан да дөрес булмас дип санадык. 1945 елда бу адымны герой сугышчыларыбыз эшләгән инде, - диде Айбулат Мөнирович.
Совет солдатларына куелган элеккеге Советлар Союзы территориясеннән читтә урнашкан иң зур һәйкәл Берлин шәһәренең Тергартен паркында урнашкан. Нәкъ менә шушы тарихи урында, Кутузов флагын чыгарып, фотога төшәләр алар.
- Безнең максат Германия халкына флаг күрсәтү, мактану-масаю түгел, ә тыныч кына ил язмышы өчен гаять мөһим булган тарихи урында фотога төшү иде. Шуңа күрә фотога төшү белән үк без әләмне кире сумкабызга салып куйдык. Ләкин шушы арада безне тротуардан килүче бер кеше абайлап алды да, безгә таба якынлашты. Безне тагын да шаккатырып, бу рус телендә: «Что за Кутузов?» - дип сорый бездән. Нинди флаг икәнен, безнең нинди максат белән бирегә килгәнебезне аңлатып бирдек. Шуннан соң ул үзе дә әләм белән фотога төшәргә сорады, - дип Айбулат Мөнирович биредә ясалган фотоларны күрсәтте.
Шуннан аларның юлы Трептов паркка таба була. Һәр ике һәйкәлгә салырга кызыл канәферләр эзләп бик күп кибетне йөреп чыгалар алар:
- Германиядә, гомумән, һәйкәлләргә канәфер салмыйлар икән. Шулай да, үзебезчә булсын дип, бик озак чәчәк кибетләреннән канәфер эзләп йөрдек. Үзәк кибеттән генә таптык. Шулай итеп, Герман җирендә Ватан өчен кан койган бабаларыбыз, каберлектә күмелгән сугышчыларыбыз истәлегенә кызыл канәферләр салдык.
Айбулат Якупов Германия сәяхәте вакытында шуңа таң кала - үзләрен җиңгән Совет иле гаскәрләре һәйкәленә биредә шундый зур хөрмәт.
- Һәйкәлләр чип-чиста, каралган, бер генә дә ватык урыны юк. Һәм бу кеше күзе өчен генә эшләнгән күренеш түгел икәнлеге күренеп тора. Биредә һәйкәлләрне чиста тоту гадәти көндәлек эш итеп оештырылган. Тиргартенда да, Трептов паркта да тере чәчәкләр - розалар, лаләләр. Иске, корыган чәчәкләр аунап ятмый, күрәсең, аларны коруга ук җыештырып торалар, - дип Айбулат Мөнирович әле безгә дә германнардан үрнәк алырга кирәклеген әйтте.
Айбулат Якупов һәм аның хезмәттәше Равил Зарипов шушы өч җирдән - Рейхстагтан, Тиргартен парктан һәм Трептов парктан берешәр куш уч туфрак алып кайтып, аны музейга тапшыралар. Бүгенге көндә биредә әле тагын Волгоград шәһәрендәге Мамаев курган һәйкәленнән дә, шулай ук Белоруссиянең Хатынь авылы җирлегеннән дә туфрак саклана. Әлеге тарихи урыннарга Айбулат Якупов үзе барган. Шулай ук танышлары, хезмәттәшләре истәлекле берәр урынга барса, ул алардан да шул урыннан туфрак алып кайтуларын, биредә фотога төшүләрен сорый. Мәсәлән, күптән түгел хезмәттәшләре Наил Вәлиев белән Раушан Харисов командировка белән Германиягә барган, аларның маршрутлары элеккеге концлагерь территориясе яныннан узарга тиеш булган.
- Икесеннән дә, бер-берсенә әйтмичә, концлагерь яныннан туфрак алып кайтуларын сорадым. Берсе онытса, икенчесе алып кайтыр дип. Алар исә, икесе дә, шул урынга җиткәч, целлофан пакет чыгарып, җир ала башлаганнар. Шунда гына бер-берсенең бер үк «задание» белән килгәннәрен аңлап, көлешеп тә алганнар, - дип сөйләде Айбулат Мөнирович.
Икенче елга ул Санкт-Петербург шәһәренә барып, Пискарев мемориаль зиратыннан туфрак алып кайтырга тели. Тагын Герой-шәһәр Севастопольдән дә әле туфрак юк музейда. Әгәр тукайлылар арасында шушы, яисә шәһид киткән бабаларыбызның каны тамган башка тарихи урыннарга баручылар булса, алар да «Гиндукуш» музее күргәзмәсен тулыландыра ала.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев