Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Георгиев тасмасы тараттылар, һәлак булган якташларыбызны искә алдылар

Апрель аеннан ук Кнәз авыл җирлегендә «Георгиев тасмасы» дип исемләнгән махсус патриотик акция бара. Аның оештыручылары - Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клубы әгъзалары барлык кнәзлеләргә тасма тараттылар, әлеге гадәтнең кайдан килеп чыкканлыгы, тарихи истәлекләр турында бәян иттеләр. Моннан тыш акцияне оештыручылар Җиңү бәйрәме символы булган тасмалар турында...

Апрель аеннан ук Кнәз авыл җирлегендә «Георгиев тасмасы» дип исемләнгән махсус патриотик акция бара. Аның оештыручылары - Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клубы әгъзалары барлык кнәзлеләргә тасма тараттылар, әлеге гадәтнең кайдан килеп чыкканлыгы, тарихи истәлекләр турында бәян иттеләр. Моннан тыш акцияне оештыручылар Җиңү бәйрәме символы булган тасмалар турында белешмәлекләр дә өләштеләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Георгиев тасмасын тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. Мондый чаралар әле 9 Май - Җиңү бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Шилнәбаш авылының яшь армиячеләре һәм Биклән авылы мәктәбенең Россия хәрәкәте активистлары шулай ук «Георгиев тасмасы»н тарату акциясенә бик теләп кушылдылар. Урамнар, район учреждениеләре буенча йөреп, акциянең мөһимлеген аңлаттылар, тасма тараттылар. Бөтен кеше георгиев тасмасын горурлык белән кабул итеп алды, дип язып җибәрделәр безгә районның мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән.

Фото район мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Кнәз авыл җирлегендә шулай ук Әфганстан, Чечня һәм Таҗикстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз - Сергей Попов, Валерий Пучинин һәм Валерий Максимов истәлегенә багышланган митинг та оештырылды. Апрель ае кнәзлеләр өчен аеруча да истәлекле. Ни өчен дигәндә, 15 апрель - Валерий Максимов һәлак булган көн, 26 апрельдә Сергей Попов якты дөньядан китеп барды, ә 27 апрель Валерий Пучининның туган көне. Митингта батыр солдатларыбызның әти-әниләре, туганнары, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр, мәктәп укучылары күпләп катнашты. Һәлак булучыларның якыннарына рәхмәт һәм горурлык сүзләре белән Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары рәисе Фәнис Хаҗиев һәм ветераннар советы җитәкчесе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Соңыннан бөтен кеше вафат булучыларны искә алып бер минут тынлыкта торды, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев