Газетаның саргайган битләрен укучылар кадерләп саклый
Редакциягә хәтта «Якты юл»га кадәр чыккан «Коммунизм байрагы» газетасын алып килеп шаккатырдылар Әле узган ел гына 40 еллык юбилеен зурлап бәйрәм иткән «Якты юл» («Светлый путь») район газетасының 6000нче саны чыгу уңаеннан редакциядә Ачык ишекләр көне узды. Газетаның беренче саны 1976 елның 30 августында дөнья күрде. Шушы дәвер эчендә газета...
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 6000нче сан чыгару шатлыгын уртаклашыр өчен без газетага дусларыбызны чакырдык. Ә күчтәнәчкә исә үзләре өчен кадерле булган газеталарны редакциягә алып килүләрен сорадык.
Теләгән һәр кеше дә килә алмады, билгеле. Кемнеңдер сәламәтлек какшап торса, башкаларның гаилә мәшәкатьләре. Шулай да телефоннан шалтыратып булса да үз теләкләрен җиткерделәр. Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының элеккеге рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина:
- Газетаны Тукай районы дигәннән алып ахыргы ноктасына кадәр укып барам. Аш-су, сәламәтлек турындагы язмаларны һәрберсен аерым җыеп барам. Ветераннарны, өлкәннәрне туплау, аларга нинди дә булса мәгълүмат җиткерүдә, оештыруда газетаның әһәмияте зур, - дип сөйләде Гөлфидә Рәүфовна.
Колыш авылыннан Фатыйма апа редакциягә иң беренче булып килеп керде.
- Барыйм микән, юк микән дип уйлап-уйлап тордым да, юлга чыгарга булдым. Килмәсәм үкенермен, килсәм үкенмәсмен, дидем, - Фатыйма Абдуллина керүгә шулай дип редакция хезмәткәрләренең кәефен күтәреп куйды.
Кулындагы сумкасыннан чәчәкле яулыкларга төенчек итеп төйнәгән газета тупланмаларын чыгарды. «Бу төргәктә - минем «Якты юл» газетасы турында язылган мәкаләләрем. Монысында - авылдашлар турында. Монысы - башка авторларның язмалары. Күңелгә якыннарын җыеп барам», - дип Фатыйма апа саргайган газета битләренең тарихын сөйләде.
Газетада басылып чыккан беренче мәкаләсен исә ул аеруча кадерләп саклый.
- Хат ташучы булып эшли генә башлаган вакытым иде. Шулкадәр дә матур язылган мәкаләләрне күреп, үземнең дә язасым килеп китте. Авылда берьюлы биш-алты газета-журнал алдыручы гаиләләр турында язып, редакциягә киттем. «Инзилә, кара әле, бер әйбер язган идем», дип килеп кердем. «Ии, бигрәк әйбәт язгансың, бастырабыз моны, тагын яз», дип канатландырып җибәрде шунда газетаның баш мөхәррире. Шулай итеп мин дә газетага үз фикеремне чыгара башладым, - дип искә ала Фатыйма Абдуллина ул елларны.
Аның шәхси архивындагы иң иске сан - 1994 елгы.
- Авылның тырыш кешеләре турында башкаларга да сөйлисе килгәндә мәкаләләр дә яздым. Редакциядә эшләүче кызлар эшкәртеп, үзләреннән тулыландырып газетада бастыралар иде, - дип Фатыйма апа газета хезмәткәрләренә рәхмәтләрен дә җиткерде.
Ачык ишекләр көне нәкъ менә шушы максатта - элеккеге буын белән яңа буынны бергә очраштырып, тарихны яңарту, хатирәләрне барлау, алдагы эшчәнлеккә өлкән хәбәрчеләрнең төпле фикерен, изге теләкләрен алу өчен уздырылды.
- Газета чыгару - бертуктаусыз иҗади эш бит ул, көндәлек эштә безне чакырып шундый чара оештыруыгызга зур рәхмәт. Газета мөхәррире Инзилә Маннуровнага шундый коллектив туплый алганы өчен зур рәхмәт, - диде Фатыйма апа.
«Газетаның һәр номерын укып барам. Күз йөртеп кенә дә түгел, ә эчтәлегенә кереп укыйм»
Биклән авылы җирлеге ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Асия Фазуллина исә, авылдашлары турындагы язмаларны кисеп, аерым бер папкага туплап бара. Һәр материалның кайсы елда чыкканын әйтеп, үзеннән дә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Аның газета тупланмаларында чәчәкләр турындагы язмалар аерым саклана. Шулай ук авылдашлары, үзе оештырган чаралар турындагы материаллар да бар.
- Газетаның һәр номерын укып барам. Күз йөртеп кенә дә түгел, ә эчтәлегенә кереп укыйм, - диде Асия апа Фазуллина әңгәмә вакытында.
Газетадагы нинди дә булса язма укучы кулына килеп кергәнче бик күп куллар аркылы уза. Монда авторның да, корректорның да, җаваплы сәркатипнең дә, дубляж буенча мөхәррирнең дә, баш мөхәррирнең дә хезмәте керә.
Газетада шигырьләр чыкканда ул аларны аеруча канатланып укый икән.
- Авылдашым Рәзинә Сәетгәрәева шигырьләрен бик яратам, аларны җыеп барам. «Бүрекле гармун» шигырен исә төрле мәҗлесләрдә сөйлим, Нурлатка кадәр барып җиттем. Бик мөхтәрәм кешеләр җыелган мәҗлестә шушы шигырьне укыганда барысы да шым булып тыңладылар. Соңыннан кем язган моны, дип сорадылар. Мин, горурланып, авылдашым, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева дип әйттем, - диде Асия апа һәм газетаның әлеге шигырь басылган саргаеп беткән санын да күрсәтте.
«Якты юл» тормышы белән яшим»
Рәзинә Сәетгәрәева үзе Асия Фазуллинаның мактавына бик гади итеп җавап бирде:
- Син ул шигырьне үзең шулай үтемле итеп башкаргансыңдыр, күңел биреп сөйләмәсәң, тыңлаучы да булмас иде.
Хаклык бар. Язучы гына түгел, укучының да роле зур. Газета да нәкъ шулай. Никадәр генә тырышып эшләсәк, кызыклы материаллар язсак та, укучыларыбыз булмаса, безнең хезмәт юкка чыга. Шушы элемтә, бер-берең белән аралашу илһам көче бирә дә. Рәзинә Габделбәровна үзе дә шул фикерне әйтте:
- Мин «Якты юл» тормышы белән яшим. Кешеләр белән эшләү өчен аерым талант кирәк. Укучы бит туганына әйтә алмаганны кайчак газетага язып җибәрә.
Әйе, абунәчеләребезнең күңеленнән өзелеп төшкән кыйпылчыкны саклык белән эшкәртеп газетада бастыру - ул осталык та, батырлык та, җаваплылык та. Бәлки бөтен тормыш кесәгә сыя торган шул телефонга гына кайтып калганда газеталарның актуальлеге югалган кебектер. Ничек кенә булса да, районны туплап торучы, рәсми мәгълүмат җиткерүче, җитәкчелек белән халык арасында бәйләнешне тәэмин итүче арадашчы ролен үти газета.
- Җирле газетасыз район юк дигән сүз. Аның бит әле тәрбияви әһәмияте дә бар. Вәзгыятьне белеп барабыз. Мин газетаның һәр санын көтеп алам, һәрдаим бирегә килеп торам, - диде Рәзинә Сәетгәрәева.
Ачык ишекләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә Рәзинә Габделбәровна зур ике пирог - шәхси эшмәкәр Римма Крицкая күчтәнәче белән килде. Бүгенге тормышта эшмәкәр дусларның да ярдәмен тою - зур шатлык.
Чәй табыны янында Рәзинә Сәетгәрәева газетага багышлап әле шул көнне иртән генә язган шигырен укыды.
«Газета белән бергә яшибез»
Тагын бер тугры укучыбыз Бәтке авылыннан килеп җитте. Җиңү парадында катнашкан ветеран Ольга Буханова да газетаны юбилей саны белән котларга һәм әйтер сүзен җиткерергә теләгән.
- Бөтен яңалыкларны укып, белеп барабыз газета ярдәмендә. Шатлыклы хәбәрләр булса шатланабыз, кайгылы хәбәр укысак, үзебез дә кайгырабыз, газета белән бергә яшибез, - ди Ольга Дмитриевна.
Тукай районы үсешенә зур өлеш керткән Владимир Писаревның дөньядан вакытсыз китеп баруы аны бик тетрәндергән:
- Якыннарының кайгысын уртаклашам, бик ярдәмчел кеше булды. Әле дә исемдә, 1992 ел иде. Күз яшьләрем белән килдем администрациягә. Зарымны тыңлап, миңа ярдәм итәр өчен Владимир Писаревны чакырдылар. Ничә ел инде Владимир Дмитриевичка гел рәхмәтле булып яшим, урыны оҗмахта булсын, - диде Ольга Буханова.
«Газета хезмәтен үлчәүгә салып үлчәп булмый»
Иң иске санны редакциягә Зөфәр Дәүләтшин алып килде. Аның Иске Абдул тарихы турында язган мәкаләсе 1987 елда - моннан 30 ел элек дөнья күргән.
- «Саргайган газеталар ни турында сөйли» дигән темага фикер алышырга килдем, - дип сөйләп китте Зөфәр Шәймөхәммәтович. - Чөнки газета - ул иҗтимагый гына түгел, сәяси вакыйгаларга да йогынты ясый.
1992 елда, суверенлык өчен көрәш барган вакытта, Зөфәр Дәүләтшинның 12 март санында ул вакытта оборона мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Павел Грачевка ачык хаты басыла. Зөфәр Шәймөхәммәтович әйтүенчә, «Якты юл»дан аны бик күп башка басмалар да күчереп үзләрендә бастырган.
- Сезнең хезмәтне үлчәүгә салып үлчәп булмый. Ләкин хезмәтегездән башка район тормышын күз алдына да китерү мөмкин түгел, - диде Зөфәр Дәүләтшин.
«Хәбәрчеләр санын киңәйтергә кирәк»
Газетаның олпат хәбәрчесе Хәмит Мөхәммәтшин табынның иң мөхтәрәм кунагы булды. Ул редакция эшендә нәкъ менә штаттан тыш хәбәрчеләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.
- Хәбәрчеләр сафын киңәйтергә кирәк. Чөнки газета тулылыгы аларның каләменнән дә тора, - диде Хәмит абый. - Ә гомумән, газета һәрчак үз сүзен әйтә белүче, халыкка хезмәт итүче булды, бүген дә шул юлдан бара.
Бер караганда, артык зур юбилей да түгел кебек, тик шулай да 6000нче тапкыр укучылар кулына газетаның яңа саны килеп иреште. Әлеге Ачык ишекләр көнендә хезмәткәрләр бик күп рухи азык туплады. Укучыларның фикерен телефон, хат аркылы түгел, ә күзгә-күз карап, чәй табыны янында ишетте. Кечкенә генә бәйрәмебезгә килгән һәм килә алмаган укучыларыбызга ихластан рәхмәт җиткерәбез. Һәрчак шулай бергә булыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев