Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Газетада укырлык, газетага язарлык әйберләр бик күп»

Әле октябрь аенда гына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге булган иде. Шул вакытта язылырга өлгермәгән укучыларыбыз соңыннан шалтыратып та, шәхсән үзебездән дә «Тагын кайчан була?» дип күп тапкыр сорады. Инде төгәл датасы мәгълүм булгач, укучыларыбызга хәбәр итәбез - декабрьнең беренче декадасында газетага ташламалы бәядән язылып булачак.

Газета битләренә язылганны укучыларыбыз күз карасыдай саклый. Күптән түгел узган Ачык ишекләр көнендә дә без моңа тагын бер тапкыр инандык. Биклән авылыннан Розалия Хәйдәрова редакциягә әле «Якты юл» газетасына кадәр үк чыккан «Коммунизм байрагы» газетасының 1975 ел санын алып килгән иде. Бу турыда без газетаның узган саннарында яздык инде.

- Район басмасын яздырмауны, аны укып бармауны күз алдына да китерә алмыйм мин. Хәбәрдар булып торырга кирәк бит инде. Анда бит нәкъ үзебез, безнең танышлар, авылдашлар турында язып торалар, - ди Розалия Розалиновна.

Аның шәхси архивында сакланган «Коммунизм байрагы»нда Мәләкәс авылы мәдәният йортындагы тәртипсезлекләр турындагы язма бик кызыклы тоелды безгә (газетаның күчермәсен сайттан укый аласыз). Район басмалары гомер-гомергә гади халыкның тормышын, борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-бәйрәмнәрен яктыртып килә. Шул традицияләрне «Якты юл» газетасы хәзер дә дәвам итә. Розалия Хәйдәрова үзе фельдшер булып эшли. Шуңа күрә медицина турындагы язмаларны ул аерым җыеп бара.

- Медицина өлкәсендә язарлык әйберләр үземдә дә бик күп. Тик кулга каләм алырга гына җай юк, - ди Розалия апа. - Элек Иштирәктә фельдшер булып эшләгән идем. Хезмәт итү дәверендә авыл җирлекләрендә төрле хәлләр, төрле кешеләргә юлыгасың. Бигрәк тә аянычлысы - эчкечелек. Сәламәт көе үз-үзләрен шушы чиргә кертәләр бит. Хатын-кызлар эчкән гаиләләр бар. Ирләре килеп: «Розалия апа, хатынны ничек айнытырга инде, балалар интегә бит», - дияләр иде. Шунда бөтен дөньясына «Эх! Нишлисез сез?» дип кычкырасы килә, - дип бик борчылып сөйли Розалия Хәйдәрова.

Биклән авылы фельдшерын тагын авыл җирлекләрендәге чисталык проблемасы да борчый:

- Халык үзе калдырган чүпләр бит инде ул. Тирә-ягыңның матур, чиста булуын теләү генә аз, аны сакларга да кирәк бит, - ди Розалия апа.

Авыл җирлегендә фельдшер - ул гаилә табибы ролен үти. Нинди генә бәхетсезлек очрагы булса да, төн дип, ял дип тормый, кирәкле ярдәмен күрсәтә.

- Бервакыт ашыгыч ярдәм машинасы белән бер егетне шәһәргә хастаханәгә алып барырга туры килде. Алдыбызда барган «девятка» машинасы юл бирми генә бит! Машинадан чыгып шуңа әйтәселәр килә, егетнең гомере кыл өстендә дип! Юлда барганда йөрәге туктады балакайның. Шул көнне өйгә кайткач, үз балаларыма әйттем, «скорый» машинасын күрсәгез, һәрвакыт юл бирегез, дип. Берничә минутка соңга калганнан берни дә булмый, ә шул берничә минут кеше гомерен саклап кала ала, - дип Розалия Хәйдәрова бик ачынып сөйләде.

Без аны шундый тормышның үзеннән алынган темаларга язып хатлар җибәреп торуын үтендек. Газетаның кызыклырак, тагын да кадерлерәк булуы безнең үзебездән дә тора бит. Ә тормышта мәкалә язарлык, башкаларга да сөйләп гыйбрәт алырлык темалар адым саен очрап тора. Шуларны безгә хат аркылы, яки телефоннан шалтыратып хәбәр итегез. Без исә, үз чиратыбызда, район басмасын тагын да кызыклырак итү өчен, һөнәри осталыгыбызны эшкә җигеп, сезнең турында язып, газетада бастырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев