Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета-журналларга язылучыларга бүләкләр тапшырдылар

Узган язылу кампаниясе чорында «Россия почтасы» «Вакытлы матбугатка языл һәм призлар уйнатуда катнаш!» дип аталган акция үткәргән иде. Чарада Яр Чаллы районара почтамты да катнашты. Акциядә катнашу өчен 400 сумнан да ким булмаган бәягә 6 айга яки 1 елга вакытлы матбугатка язылырга, призлар уйнатуда катнашучы анкетасын тутырырга кирәк иде.

Татарстанда әлеге акция кысаларында 1 телевизор, һәрберсе 213әр данәдән DVD-плеер, утюг, сок чыгару җайланмасы, тостер, фен һәм чәч ясау өчен плойка уйнатылды. Район язылучылары арасыннан 6 кеше - Мусабай-Заводтан Зәкия Зарипова, Сәхия Хәбетдинова, Бордыбаштан Әнисә Шәкүрова, Хуҗидан Вәсимә Хатипова, Сәмәкәйдән Рәмилә Вәлиева һәм Торнаташтан Роза Хафизова бүләкләргә лаек булды. Шушы көннәрдә алар авыллардагы почта бүлекләреннән призларны килеп алдылар.

«Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, диләр бит. Иң мөһиме - бүләкне отканмын бит, рәхмәт, - дип башлады сүзен Мусабай-Завод авылында яшәүче 82 яшьлек Зәкия апа Зарипова. - Почта бүлекчәсендә анкета тутырырга тәкъдим ясагач, ярар, гомеремдә бер тапкыр булса да катнашып карыйм дип ризалаштым. Менә бит, бәхет елмайды. Газета-журналларга гомер буена язылдым, укырга яраттым. Хәзер күзләрем начарлангач, район газетасын гына калдырдым. Анда да эрерәк хәрефләр белән басылган язмаларны гына укый алам. Ә бүләк плойканы балаларыма бирермен, 82 яшьтә чәч ясатып утырмам», - диде ул.

Приз ияләренең тагын берсе - Торнаташта яшәүче Роза Хатыйпова да гомер буе вакытлы матбугаттан аерылмаган кеше икән. Бүләкләр дә, мөгаен, адресын белеп чыккандыр аларга.

- Мин дә хәзер газета-журналлар санын киметтем. Ләкин район газетасына язылмый калмыйм инде. Әле приз отуым турында хәбәр итмәгәннәр иде. Үзем анда катнашуым турында оныткан да идем инде. Әлбәттә, бик шатмын, оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Роза апа безнең белән телефоннан сөйләшкәндә.

Тагын шундый бүләк уйнатуларда катнашырга тәкъдим ясыйлар икән, катнашабыз, әлбәттә, диләр пенсионер апалар. Мондый акцияләр газета-журнал укучыларда кызыксыну уята, дип белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев