Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета юбилеен билгеләп үтә

Җитмешенче еллар туган төбәгебез тарихына искиткеч бай сәхифәләр язды: Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше яңа үсеш алды, илдә тиңе булмаган авыр йөк күтәрешле Кама автомобильләр төзү заводына нигез салынды. Чаллыбызга илнең төрле якларыннан төзүчеләр агыла башлады.

Шәһәрдә көне-төне төзелеш кайный. Йөзәрләп, меңәрләп килгән халыкны тукландыру, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кебек җаваплы бурыч, билгеле инде, ул чагында ук уңышлы эшләп килгән Чаллы районы игенчеләре, терлекчеләре иңнәренә дә йөкләнде. Эшне зур төзелешләр белән комплекслы алып бару максатыннан, район «КамАЗ»ның авыл хуҗалыгы зонасы итеп үзгәртелде. Авылларда икешәр-өчәр мең баш терлек асрауга исәпләнгән терлекчелек комплекслары, яшелчә үстерү совхозы, тавык, дуңгыз ите җитештерү комплекслары, социаль-культура биналары төзелде, юллар, күперләр салынды. Кыскасы, авыл хуҗалыгы киң колач алды, шуңа күрә, төзелеш кысаларыннан чыгарып, элекке районны кире кайтару зарурлыгы туды. Һәм 1976 елның апрелендә районны кабат оештыру һәм аңа бөек Тукай исемен бирү турында хөкүмәт карары чыкты. Бер үк вакытта партиянең район комитеты, райбашкарма комитеты органы буларак, Кама буе төбәгендә беренче саф татар телендә чыга торган «Якты юл», аның русча басмасы «Светлый путь» газетасын нәшер итә башлау турында да хөкүмәт карары чыкты.

«Якты юл» газетасы редакциясенә биш катлы торак йортның беренче катыннан иркен, якты бүлмәләрдән торган урын бирелде, бюджет хисабына мебель, кирәкле техник чаралар сатып алынды. Иҗат коллективын туплау, өлкә комитет тарафыннан инде редактор итеп расланган, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, «Коммунизм байрагы» газетасының тәрҗемә басмасы редакторы Дамир Вагыйзовка йөкләнде. Чаллы шәһәре һәм районы өчен чыга торган «Знамя коммунизма» газетасының тәрҗемә басмасы чыгудан туктады. Аның иҗат коллективы: редактор үзе, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Гамир Гайфетдинов, өлкән тәрҗемәче Заһидә Нәбиуллина хатлар бүлеге мөдире булып, фотохәбәрче Фәрит Шәйхетдинов, корректорлар Хаҗәр Ганиева, Һава Биктимерова «Якты юл» газетасына күчеп эшли башладылар. Беренче көннәрдән үк газетаның җаваплы секретаре Флүрә Сәйфетдинова, шагыйрьләр Хәниф Хөснуллин, Равил Вәлиев килеп кушылды. Ә «Светлый путь» басмасын филологлар Мәэнүсә Гыйльманова, Розалия Арсланова, Әлфия Сөнгатуллина чыгара башлады. Соңрак «Светлый путь»ка тәрҗемәче булып күп тиражлы газетадан Рәзинә Насыйбуллина килде. Еллар үткәч, Рәзинә авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде, шигырьләр җыентыгын чыгарды.

1976 ел барышында редактор урынбасары булып, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлап, Рахман Шәфигуллин кайтты, университет әзерләп чыгарган яшь журналистлар Наил Хәбибуллин, Гөлшат Харисова, Ирек Диндаров килеп кушылып, җиң сызганып эшкә керештеләр.

Төзелешкә яңалыкка сусаган язучылар килә башлады. Әле аларның махсус оешмасы юк иде, «Якты юл» килгән язучыларның сыеныр өйләренә әверелде, алар редакциянең үз кешеләре булып киттеләр, безнең белән бер иҗат казанында кайнадылар. Биредә тәҗрибә туплаган яшьләр яңа чыга башлаган башка газеталарга, радиога, телевидениегә китте. Рахман Шәфигуллин төзелеш кайнаган елларда шәһәр телевидениесен оештырып җибәрде, Рәзинә Насыйбуллина да телевидениегә эшкә китте, тынгы белмәс Рәис Кәримов үзен төрле җаваплы эшләрдә күрсәтте, Ирек Диндаров, тора-бара, шәһәр радиосын җитәкләде, Гөлшат Нуретдинова «Мәйдан» журналында эшләп, үзен үткен каләмле журналист итеп танытты. Розалия Арсланова белән Әлфия Сөнгатуллина, «Якты юл»дан китеп, күп еллар балалар басмасы «Көмеш кыңгырау» газетасын чыгардылар (Әлфия кабат «Якты юл»га кайтты).

Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган Халидә Гомәрова башта редактор урынбасары, аннан мөхәррир булып эшләде. Газета каршында эшләгән Заһидә Нәбиуллина җитәкчелегендәге «Яшь хәбәрчеләр» мәктәбенә килеп йөргән мәктәп укучылары арасында Инзилә Әхмәтгәрәева, Лилия Хәмидуллина да бар иде. Кызлар, югары уку йортларының читтән торып уку бүлекләренә кереп, редакциягә эшкә килделәр һәм журналистикага тугры каләм ияләре булып калдылар. Инзилә ике югары белем алды. Бүген ул «Якты юл» газетасының редакторы, «Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре» дигән шәрәфле исемгә лаек булды.

Газетада хезмәтен «Коммунизм байрагы» басмасыннан башлаган Заһидә Нәбиуллина 53 ел гомерен газаплы да, татлы да, үтә җаваплы да журналист хезмәтенә багышлады. РСФСР Журналистлары берлеге дипломанты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды. Ул бүген дә хезмәттә, күпме яшьләргә үзләрен ачарга ярдәм итте, яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләрнең һәр уңышына ихлас сөенә, газетаның чын патриоты ул.

Талантлы журналист Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит ага Мөхәммәтшинны шәһәрдә һәм районда кемнәр генә белми икән?! Күп еллар «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгәннән соң ул «Якты юл»га кайтты. Бик күп шәрәфле исемнәргә лаек журналист, шөкер, бүген дә сафта.

Кызганыч, кеше гомере чикле шул. Кырык ел эчендә югалтуларыбыз да булды. Бүген газетабызны башлап җибәргән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - редакторыбыз Дамир Вагыйзов, газетаның җаваплы секретаре Флүрә Сәйфетдинова, авыл хуҗалыгы бүлеген алып барган - Гамир Гайфетдинов белән Хәниф Хөснуллин, гаярь мишәр егете Ирек Диндаров, корректорларыбыз Хаҗәр Ганиева, Һава Биктимерова арабызда юк инде. Бәйрәмебез түрендә дип хис итик без аларны, иҗатта янып, җиң сызганып, хыялланып эшләп йөргән чакларын сагынып искә алыйк һәм рәхмәтле булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев