Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета да укый, бүләк тә ота

Көтелмәгәндә генә берәр бүләк алсаң күңелле инде ул. Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазинага нәкъ менә шундый уңыш елмайган бәхетле кешеләрнең берсе. Ул инде биш ел рәттән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылу буенча үткәргән бәйгесендә бүләк ота. Эльмира Мортазина белән быелгы җиңүеннән соң да күрешеп сөйләштек.

Эльмира Навадировна 12 ел бакча мөдире булып эшли. Эшкә урнашканның беренче көненнән үк матбугат басмалары аның ярдәмчесенә әверелгән. «Тормыш иптәшем, балаларым да газета-журнал укысыннар дип, ел саен гаиләбез белән матбугатка язылабыз. Һәрберсен бик теләп алдырабыз. Үзебезнең район газетасы «Якты юл»ның һәр санын сүзен сүзгә укып барабыз. Мин аны кулга алу белән иң элек соңгы битен карап чыгам: кемнең туган көне, кемнең кайгылы чагы икәнен шуннан укып беләм. Нәрсә саталар, кем нинди хезмәтләр тәкъдим итә, нинди кызыклы бәйгеләр бар дип кызыксынам. Аннан соң, яңа рецептлар юкмы икән дип, алдагы битләрне ачам, алга таба журналистлар мәкаләләрен тәмләп укыйм һәм кыска яңалыклар белән танышам. Әле ярый бөтен яңалыкны биреп баручы, район тормышын, шул исәптән безнең эшне дә күрсәтүче район газетабыз бар дип шатланып куям. Эчтәлеге бай, игътибарны җәлеп итә.
– Газетага язылмаган кеше күп нәрсә югалта. Һәр яңалыктан хәбәрдар булып торсаң гына, балалар белән дә, ата-аналар белән дә эшләү җиңел бит. Алай гына да түгел, кечкенәдән сабыйларда матбугатка карата мәхәббәт тәрбияләү дә безнең бурыч. Бүгенге интернет заманында бигрәк тә. Шуңа күрә дә без редакция оештырган бер генә бәйгене дә калдырмыйбыз, һәрчак катнашабыз, җиңү яулар өчен балалар, ата-аналар белән бергәләп тырышабыз. Балаларга да үзләрен газета битләрендә күрү күңелле. Газета-журналларга күпләп язылуым бүләк оту өчен түгел, әлбәттә. Ә инде ел саен бүләк отуыма балалар бик шатлана. Бу аларга да киләчәктә кулга газета тотып укыр өчен бер стимул буларак хәтерләренә кереп калачак. Быел миңа «ТАТМЕДИА»дан савыт-саба җыелмасы бүләк иттеләр. Көндәлектә бик кирәкле әйберләр, – дип сөйли Эльмира Мортазина. 
Эльмира Мортазина үз коллективы алдына газета-журналлар уку замана белән бергә атлау дигән бурыч куя. Бүгенге көндә аның кул астында эшләүче һәр тәрбияче ике-өч басма алдыра. Ата-аналар да калышмый, балаларын аңлы-белемле итәргә омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев