Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаепсездән гаеплеләр

Октябрь азагында репрессия корбаннарын искә алабыз. Калмия мәдәният йортында репрессия корбаннарының балаларының өйләренә барып хәлләрен белү традициягә кергән иде. Бүген бер Хәтимә әби Мәүлиева гына исән-сау. Быел ул да үзен начар хис иткәч, аның янына да бара алмадык.

Шулай да мәктәп балаларына аның турында сөйлисем килде. Элек үзем ясаган альбом бар иде, «халык дошманы» балаларының сүзләреннән язып алынган мәкалә да музейда сакланган. Укучылар белән бергәләп шул альбомны карадык.
Шул мәкаләдән өзекләр белән газета укучыларны да таныштырып үтәсем килә. Салихова Галия ападан язып алган сүзлөр: «Мәктәптә әйбәт укыдым, сыйныфташларымны пионерга, комсомолга алдылар, ә мине «Халык дошманы кызы» дип читтә калдырдылар», – дип сөйләгән ул. Галия апаның әтисе Салихов Салихны халык дошманы дип гаепләгән булалар. Бу кара тамга дистә еллардан соң гына алып ташлана. Галия апа 40 ел авылында укытучы булып эшләде.
Саҗидә апа Асылмәрдәнова да «халык дошманы» кызы иде. Ул әлеге мәхшәрле көннәрне туганнары сөйләве буенча гына күз алдына китергән. Саҗидә апа белгәннәрен безгә дә сөйләп калдырды. Әтисе Хәсәнне «яшел отряд» алып киткәндә аңа бер генә яшь була. «Әтәйгэ киенергә дә бирмәгәннәр» дип сөйли иде.
Мәмдуха әби Гарипова исә: «Ирем Гарифны берни анлатмыйча өйдән алып киттеләр. Аны эзләп Минзәлә төрмәсенә бардык, күрсәтмәделәр. Кыенлык белән рөхсәт алуга ирештек, шуннан соң гына күрешә алдык. Яктылык төшмәсен өчен төрмә тәрәзәләрен такта белән кадаклап куйганнар иде. Өч сарайны тартып алдылар, ат, сыерларны, ашлыкны кырып-себереп алып бетерделәр, шыр ялангач калдык» – дип сөйли иде. Гариф абыйны аннары сугышка алалар, шул китүдән кайтмый инде ул. Мәмдуха әби 22 яшендә ике улын кочаклап тол кала. Бер улы бүген әле исән-сау. Олы кеше инде. Килене Рабига апа Гарипова төп нигездә гомер итә.
Ач-ялангач калсалар да, репрессия корбаннарының хатыннары, балалары гаиләләре өчен җан тырмашканнар, үз балаларын үстергәннәр, эшләгәннәр, тырышканнар, төп йортны, нигезне саклап калганнар.

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА,
Калмия мәдәният йорты директоры.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев