Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габдулла Тукай һәрчак безнең белән

Габдулла Тукай... Безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше бармы икән? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр, мөгаен.

Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй сыйныфларда укыганда «Су анасын» өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәрен, «Шүрәле» поэмасын укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә, кулдан-кулга күчә Тукай. Ата-анасын яшьли югалта, ятим кала. «Артык кашык» булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яшәп кала. Шундый яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә үтеп керә алды. Бөек Тукай үзенең үлмәс әсәрләрен калдырды. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый.

Габдулла Тукай иҗаты серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек.

Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь. Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

Гөлназ Хисмәтова,
Бәтке мәктәбенең X сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев