«Фәрдетдин чишмәсе» авылдашларны челтерәп аккан көмеш суы белән шатландырып торачак
Шушы көннәрдә Мусабай-Завод авыл җирлегендә төзекләндерүдән соң, матурланып, яңа төсмер алган «Фәрдетдин чишмәсе» ачылды. Бәйрәмне Айдар Хөсәенов дога белән башлап җибәрде.
Авылдашларның шатлыкларын уртаклашып, Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. «Чишмәләребез яшәсә, авылларыбыз да яшәр, чишмәләребезне корытмыйк, аларны пычранудан саклыйк», - дип мөрәҗәгать итте авыл халкына җирлек башлыгы. Бәйрәмгә килгән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш эшләре буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин да котлау сүзләрен җиткерде һәм үзенең матур җырын башкарды. Бәйрәмгә килгән 83 яшен тутырып килүче Нәзирә әби, яшь чакларын хәтергә алып, чишмә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, моңлы тавышы белән яшьлеген сагынып җыр сузды. Быел беренче сыйныфка укырга кергән Җәмиләнең зәңгәр чиләкләрен алып суга төшүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Чишмә суларын эчеп үскән Жәмилә кебек кызларыбыз булганда, чишмәгә сукмаклар өзелмәс, челтерәп аккан җырчы чишмәләребез югалмас, онытылмас дип ышанабыз.
Чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм җыр һәрчак янәшә. Бәйрәм авыл җирлегенең сәнгать осталары башкаруындагы дәртле җырлар, курайчыларның моңлы көйләре белән үрелеп барды. Ә шагыйрьләребезнең чишмәләргә, туган җиребезгә багышлап иҗат иткән шигырьләрен балалар сәнгатьле, халык күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. «Фәрдетдин чишмәсе»нең суын эчеп үскән Мусабай-Завод авылы кызы Әлфия апа Галимова мәрхүмә әнисенең авылыбызга, чишмәләргә багышлап язган шигырьләрен укыды.
Бәйрәм «Мусабай гимны» белән тәмамланды. Авылдашлар татлы чишмә суыннан авыз иттеләр, чишмә суыннан кайнатылган чәй, коймак белән сыйландылар. Бәйрәмгә җыелган халык «Фәрдетдин чишмәсе»нең яңа гомер алуына куанып, чишмәләрнең киләчәге булуына сөенеп таралыштылар.
Гөлшат Салихова,
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев