Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ф.Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру турында: Соңга калабыз икән, куып тота алмаячакбыз

Татарстан парламенты башлыгы икътисадны цифрлаштыру уңышлы барсын өчен шартларны атады: болар - матди база, профессиональ кадрлар, федераль законнар. Цифрлы икътисад "яңа тормыш рәвешенә" әверелеп, тормышның барлык өлкәләрен яулап ала. Алга таба төбәкләрнең һәм дөнья икътисадында илләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге мәсьәләләсе бу. Әлеге фикерне бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...

Татарстан парламенты башлыгы икътисадны цифрлаштыру уңышлы барсын өчен шартларны атады: болар - матди база, профессиональ кадрлар, федераль законнар.

Цифрлы икътисад "яңа тормыш рәвешенә" әверелеп, тормышның барлык өлкәләрен яулап ала. Алга таба төбәкләрнең һәм дөнья икътисадында илләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге мәсьәләләсе бу. Әлеге фикерне бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федераль Җыены карамагындагы Мәгариф һәм фән буенча Закон чыгару комиссиясе һәм Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенең Закон чыгару буенча комитеты уртак утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Чара Томскта узды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисадны цифрлаштыру темасының актуальлеген Татарстан парламенты башлыгы болай дип билгеләде: "Соңга калабыз икән, куып тота алмаячакбыз".

Томскта үткән чарада катнашучылар, алар арасында Федерация Советы әгъзалары, төбәк парламенты башлыклары бар, цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүдә хокук мәсьәләләре турында фикер алышты.

Утырышта катнашучылар ике көн дәвамында Томск өлкәсенең цифрлашкан юнәлешне алган алдынгы предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнде. Алар арасында "Томск" махсус икътисади зонасы, "Кванториум" балалар технопаркы, "Микран" фәнни-җитештерү предприятиесе, мәгълүмати технологияләр техникумы һәм башка оешмалар бар.

Утырыш модераторы - Томск өлкәсе Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская Татарстанның Россия субъектлары арасында цифрлаштыру буенча шактый яхшы әзерлекле төбәкләрнең берсе булуын берничә тапкыр билгеләп үтте. Мәсәлән, Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү өлеше 79,7 процент булып тора. Ә ил буенча уртача күрсәткеч күпкә түбән - 51,3 процент.

Федерация Советы Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова үз чыгышында цифрлы икътисадның закон чыгару эшчәнлеге кысаларында актив фикер алыша торган өстенлекле тема, дип билгеләп үтте.

Утырышта төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнүгә аерым игътибар бирелде. Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары арасында беренче булып Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Республика тәҗрибәсе турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе төбәкләрдә цифрлаштыруны хакимият органнарыннан башларга кирәклеген билгеләп үтте. Татарстанда 2005 елдан башлап документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара электрон системасы эшләп килүен әйтте. Әлеге система төрле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренә вакыт һәм чималны рациональ файдаланырга, шулай ук килештерү һәм карарлар кабул итүне тизләтергә мөмкинлек бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада архивта элек кәгазьдә кабул ителгән документларны цифрлаштыруда масштаблы эш бара. "Бүгенге көндә 150 меңнән артык документ бар. Бу җитди кыенлыклар тудыра һәм ул безне яңа чишелешләр эзләргә этәрә. Бөтенебезгә дә моның аша үтәсе була", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук илнең инновацион куәтен арттыруга юнәлтелгән "Иннополис" махсус икътисади зонасы турында сөйләде. Хәзерге вакытта аның мәйданында 68 резидент 11 млрдтан артык инвестиция күләме белән теркәлгән. Аның сүзләренчә, безнең илгә тышкы игътисади басым булуга кармастан, кайбер чит ил партнерлары Татарстан белән, шул исәптән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек алып бара.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе икътисадны цифрлаштыруның уңышлы барышы бәйле булган төп өч факторны билгеләде. Болар - матди база, профессиональ кадрлар һәм федераль законнар.

"Без федераль законнар базасы үсешендә соңга калабыз, - дип үз фикере белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. - Кичекмәстән ил икътисадын цифрлаштыру турында закон кабул итәргә кирәк. Анда төрле тармаклар һәм ведомстволар арасында координацияләр кирәклеген билгеләргә булыр, бу мәгарифтә һәм кадрлар әзерләүдә икенче төрле укылыш булмасын өчен кирәк. Миңа калса, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары да безнең фикер белән килеште. Хәзер бу эш актив рәвештә барачак. Төбәкләрдәге шушындый очрашулар кемнең кайсы юлда икәнлеген белү һәм һәркайсыбыз өчен кайсы мәсьәләләр өстенлекле икәнлеген ачыклау өчен кирәклегенә ышанам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев