Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физика буенча белемнәрен сынадылар

Быелгы уку елы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан физика елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында Комсомолец урта мәктәбендә физика фәне укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе В. Якушева «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенының финал этабын уздырды. Анда Мусабай-Завод, Калмаш, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Мәләкәс, Боерган мәктәпләре укучылары белемнәрен сынады. Чарага кунак булып...

Быелгы уку елы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан физика елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында Комсомолец урта мәктәбендә физика фәне укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе В. Якушева «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенының финал этабын уздырды. Анда Мусабай-Завод, Калмаш, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Мәләкәс, Боерган мәктәпләре укучылары белемнәрен сынады. Чарага кунак булып бу мәктәпләрнең физика укытучылары һәм 7-8 сыйныф укучылары да килгән иде.

Уенда Сәмәкәй мәктәбе командасы (физика укытучысы З. Ризванова) беренче урынны, калмашлылар (Р. Садриева) икенче урынны, шилнәбашлылар (Н. Атаманова) өченче урынны алдылар. Мусабай-Завод, Мәләкәс һәм Боерган мәктәпләре командалары уенның финал этабы лауреатлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев