Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганчы җырчылар

Районның ветеран әфганчылар ансамбле Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Чаллы шәһәренең Энергетик мәданият сараенда үткәрелгән «Хәтер – җырларда» («Память в песнях») дип аталган патриотик җырлар фестивалендә катнашты.

РАлар анда Рашат Низами сүзләренә автор башкаручы Рөстәм Әхмәтханов иҗат иткән «Хуш, Гиндукуш» җырын башкарып, «Патриотик җырлар» номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Күкрәкләре орден-медальләр белән тулган егетләр сәхнә түренә чыгып баскач, зал аларны аягүрә басып каршы алды, көчле алкышларга күмде.
Фестивальдә шулай ук Яңа Бүләк авылыннан Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар «Киек казлар» композициясен башкардылар һәм беренче дәрәҗә дипломлы булдылар. Борды авылыннан Зөлфия Фазылбәкованың үзе иҗат иткән «Озату» җыры икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. 
Айсылу ГАБДРАХМАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев