Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерлар Мөслимдә җыелды

Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов узган якшәмбедә Татарстан Республикасы фермерлары һәм эшмәкәрләренең Мөслим районында үткән III республикакүләм Сабан туенда булып кайтты. Нигездә, әлеге чара фермерлык һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы эшмәкәрлекне үстерү, аңа юридик яктан ярдәм күрсәтү кебек җитди мәсьәләләргә багышланды. Иртәнге якта узган пленар өлештә Татарстан Республикасы авыл...

Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов узган якшәмбедә Татарстан Республикасы фермерлары һәм эшмәкәрләренең Мөслим районында үткән III республикакүләм Сабан туенда булып кайтты. Нигездә, әлеге чара фермерлык һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы эшмәкәрлекне үстерү, аңа юридик яктан ярдәм күрсәтү кебек җитди мәсьәләләргә багышланды. Иртәнге якта узган пленар өлештә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы каршындагы «Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү республика үзәге» җитәкчесе Артем Наумов һәм башкалар чыгыш ясады. Минталип Миңнеханов фермерлыкны үстерүгә кагылышлы тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Әйтик, фермерларда эшләүче кадрларны, башлыча механизаторларны укыту, квалификацияләрен күтәрү, фермерлар, шәхси хуҗалык тотучыларга игътибарны арттыру, аларның уңышларын тиешенчә бәяләү, грантлар мәсьәләсен күтәреп чыкты. Пленар өлештән соң кунаклар Мөслимнең Сабан туе паркында бәйрәм итте. Биредә алар бәйрәм концерты карады, милли уеннарда катнаша алды. Күбесе әлеге чарада фикердәшләре белән аралашып, яңа танышлар булдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев