Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы сәяхәт

Мәчетебезгә йөри торган шәкертләр һәм мөгаллимнәр Чаллы шәһәренә экскурсиягә алып барды.

Беренче тукталыш – Яңа шәһәрнең гүзәл почмагында, нарат урманында урнашкан спорт мәктәбендә. Биредә төрле токымлы чабышкы атлар тоталар. Янәшәдә генә мини-зоопарк. Бүре, арыслан, дөя кебек хайваннар күрдек без анда. Куян, кәҗә кебек йорт хайваннары, йорт кошлары казлар да бар. Зоопарк белән безне Нәсим Гыйләҗев таныштырды. 
Икенче тукталыш – Ак мәчет. Безне иман йортының мөгаллиме Габдрахман хәзрәт каршы алды. Корьән сүрәләре укыгач, эчтәлекле вәгазен сөйләде. Соңыннан Габдрахман хәзрәт мәчет буйлап экскурсия үткәрде. Без шәкертләр яши торган бүлмәләрдә булдык, спортзалда көрәшче егетләр шөгыльләнә иде. Безнең укучыбыз Илһам Зарипов та аларга берничә көрәш алымын күрсәтте. Экскурсия барышында без тарих бүлмәләрендә, киностудиядә, китапханәдә булдык. Төрле уку бүлмәләренә кердек, анда өлкәннәр дә, сабый балалар да дини белем ала. Экскурсия мәдрәсәнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган презентация белән тәмамланды. Аннары бөтенебез бергәләп өйлә намазын укыдык. 
Әлеге эчтәлекле һәм файдалы сәяхәтне безгә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт һәм авыл имамы Ринат хәзрәт оештырды. 

Нурсинә Фарухшина.
Мусабай-Завод авылы.

/ Фото Нурсинә Фарухшинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев