Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев: «Хәл итмәслек мәсьәләләр юк» 

XXXI утырышның көн тәртибендә унике сорау каралды. Беренчесе – ел башында халык җыеннарында гражданнардан кергән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча эш барышы. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгышыннан күренгәнчә, 211 сорау юнәлешләргә бүленеп контрольгә куелды. Болар, нигездә, юллар төзүгә, газлаштыруга, элемтә линияләре уздыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә, социаль объектларны капиталь ремонтлауга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр. Шулай ук почта һәм интернет хезмәтеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр бар. Калган сораулар янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге, сукбай хайваннарның авыл халкына куркыныч тудыруы белән бәйле. «Ел башыннан 12 мәсьәлә хәл ителде», – дип белдерде район башлыгы урынбасары. Башка мәсьәләләр буенча төгәл вакыт һәм башкаручылар билгеләнгән. 

– Хәл итмәслек мәсьәләләр юк, – дип өстәде район башлыгы Фаил Камаев. – Күбесен без республика программаларына кереп хәл итәргә планлаштырабыз. Район дәрәҗәсендәге сорауларга килгәндә, аларны үтәү буенча «юл картасы» төзелә.
Район башлыгы быел авыл җирлекләренең үзара салым җыю буенча яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен искәртте. «Халык тарафыннан аңлау бар», – диде Фаил Камаев. 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлгәнне исәпкә алып, районга 60 миллион сумга якын субсидия кайтуы көтелә. Әлеге акчалар, нигездә, халыкның фикерен искә алып, төзекләндерү эшләренә тотылачак. 
Өстәмә акчалар да жәлеп ителәчәк. Фаил Камаев ТР Президенты ярдәменә, газлаштыру фонды программаларында катнашуга һәм нефтьчеләр белән хезмәттәшлек итүгә өмет итә. «Барлык 200 мәсьәләне дә 2019 елда ук хәл итеп булмас. Чөнки алар арасында күбрәк вакыт таләп итүче авыр сораулар да бар», – дип ассызыклады ул.
Сессиядә зур кызыксыну уяткан тагын бер мәсьәлә – оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак. Аның белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы Марат Ваһапов таныштырды. 2018 елда район территориясендә барлыгы 324 кеше 479 җинаять кылган. Кеше үтерү, сәламәтлеккә зыян салу, көчләү, талау кебек авыр җинаятьләрнең ачылуы 100 процент тәшкил итә», – дип белдерде Марат Ваһапов. Законсыз корал әйләнеше, наркотиклар белән бәйле, икътисад өлкәсендә дә хокук бозулар бар. Калмаш авылында яшәүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгының дәүләт биргән субсидияне тиешенчә тотмавы белән бәйле 2 җинаять эше судта карала. Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 1800000 сумлык матди байлык үзләштерү фактлары буенча җинаять эшләре бар. Ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә, алкогольле һәм спиртлы продукциянең, биологик ресурсларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар теркәлгән, валютаны чит илгә законсыз чыгару фактлары мәгълүм. 
Оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча район Эчке эшләр бүлеге беренче урында. 
Марат Вагапов үз чыгышында күпфатирлы йортларга видеокүзәтү жайланмалары урнаштыру проблемасын күтәрде. Бу күрсәткеч буенча Тукай районы республикада иң арттагы районнарның берсе. Мәгълүм булганча, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, «Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында халык күп йөри торган урамнарга, җәмәгать урыннарына, күпкатлы йортларга күзәтү камералары кую бурычы куелган.
Хәзерге вакытта районда барлыгы 8 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, шуларның 3есе – Круглое Поле поселогында, 4есе – «Татарстан» совхозы поселогында, 1се – Олы Шилнәдә. Әмма райондагы күпфатирлы йортларның берсендә дә видеокүзәтү юк. Фаил Камаев хәлне төзәтеләчәк дип белдерде. «Халык куркынычсызлыгын истән чыгарырга ярамый», – диде ул. 
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров авыл халкының эшлеклелек дәрәҗәсенә тукталды. 
Бүген районда 17 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 75 фермер хуҗалыгы эшли. Шәхси хуҗалыкларда 138 миллион сумлык продукция җитештерелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар узган ел 410 миллион сумга 1262 ташламалы кредит алган. Моннан тыш, сыер, кәҗә һәм кош-корт асраучыларга республика бюджетыннан 4,8 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. Шулай ук районда саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару каралган. 
Кызганычка каршы, 2018 елда кече фермалар төзү программасы гамәлгә ашырылмаган. «Агымдагы елда шундый 23 ферма төзү өчен документлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелде», – дип белдерде Илмир Яббаров. 
Иске Җирекле авылында яшелчә үстерүче Рәмис Миңнеханов һәм Биклән авылында үрдәк үстерүче Георгий Попов «Эш башлаучы фермер» республика программасы кысаларында 1,5 миллион сумлык дәүләт ярдәменә ия булган. Түбән Суыксу авылыннан Ләйсән Исмаилова «Гаилә фермаларын үстерү» программасы кысаларында 2,4 миллион сумлык грант отты. Минталип Миңнеханов «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы кысаларында 18,9 миллион сумлык грантка ия булды.
Быел эшмәкәр Айгөл Ханова Яңа Мусабай авылында ташландык фермаларга реконструкция ясый башлады. Биредә 540 мең кошка исәпләнгән тулы цикллы комплекс булачак. Фермер «Гаилә фермаларын үстерү» программасы кысаларында 20 миллион сумлык грантка өмет итә. 
Авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан куллану мәсьәләсенә дә кагылдылар. «Узган ел районда 5 мең гектарга якын ташландык җир файдалануга кертелде. Быел да бу эш дәвам итәчәк. Бер уч җир дә әрәм булырга тиеш түгел», – дип белдерде район башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев