4 апрель 2019 яңалыклары
-
Россиядә беренче бала өчен ана капиталы бирә башларга мөмкиннәр
Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, диде Россия вице-премьеры.
-
Йокы баш миендәге «чүптән» арынырга булыша
Россиянең 68 процент халкы – «тургай», ягъни алар иртәнге алтыда һәм җидедә торырга күнеккән.
-
Безнекеләрне бел!
Казан шәһәрендә яшүсмерләр өчен Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды.
-
Фаил Камаев: «Хәл итмәслек мәсьәләләр юк»
XXXI утырышның көн тәртибендә унике сорау каралды. Беренчесе – ел башында халык җыеннарында гражданнардан кергән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча эш барышы. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгышыннан күренгәнчә, 211 сорау юнәлешләргә бүленеп контрольгә куелды. Болар, нигездә, юллар төзүгә, газлаштыруга, элемтә линияләре уздыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә, социаль объектларны капиталь ремонтлауга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр. Шулай ук почта һәм интернет хезмәтеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр бар. Калган сораулар янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге, сукбай хайваннарның авыл халкына куркыныч тудыруы белән бәйле. «Ел башыннан 12 мәсьәлә хәл ителде», – дип белдерде район башлыгы урынбасары. Башка мәсьәләләр буенча төгәл вакыт һәм башкаручылар билгеләнгән.
-
Телефоннан сөйләшмә
Район ЮХИДИ инспекторлары руль артында телефоннан сөйләшеп баручыларга апрель аенда игътибарны тагын да арттырачак.
-
Миңнехановка Копенгагенда чүп яндыру заводының ни өчен шәһәр үзәгендә төзелүен сөйләделәр
Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчте.
-
Кайда су басу куркынычы бар?
Быел һава торышының әкренләп кенә җылына баруы су басу куркынычын киметә, диләр белгечләр.