Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев белән йөз көн

Фаил Камаевның Тукай районы җитәкчелегендә эшли башлавына йөз көннән артты. Шушы вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булды, районның киләчәктәге үсешендә нинди юнәлешләр билгеләнә, аларны тормышка ашыруда нинди кыенлыклар бар һәм, гомумән, Фаил Камаев Тукай районының социаль-икътисади торышын ничек дип бәяли, үзенең алдагы эшчәнлегендә нинди бурычлар билгели. Бу турыда ул «Якты юл»...

- Фаил Мисбахович, районның икътисади торышы, авыл, халык тормышы, социаль объектлар эшчәнлеге белән танышып чыгу өчен бу вакыт җиттеме?

- Мин өстән-өстән булса да районны тулысынча карап чыктым, аны күзаллау тулысынча бар дип әйтә алам. Ләкин аны аңлау, танып белү беркайчан да тукталмаячак. Хуҗалык бик зур, оешма-предприятиеләр күп, 88 авыл, 101 бакчачылык ширкәте генә бар, һәрберсендә район халкы яши. Танышуым Яңа ел каникулларында башланды. Үземнең кем икәнне әйтеп тә тормыйча, авылларда йөрдем. Аннары авыл җирлекләренең хисап җыелышларында һәрберсе белән якыннанрак таныштым, халыкның кайда ничек яшәгәнен, тормышка карата фикерен, хакимияткә мөнәсәбәтен белдем һәм үземә нәтиҗә ясадым.

- Район бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәре халкының авыл җирлегенә күченеп килүе хисабына зур темплар белән үсә, бик күп тукайлылар үзләре дә шәһәр предприятиеләрендә хезмәт куя. Район составына кермәгән административ җирлек - Яр Чаллы шәһәре белән шундый тыгыз элемтәдә яшәүнең нинди өстенлекләре һәм нинди кыенлыклары бар?

- Әйе, шәһәр үз чигеннән уңга атласа да, сулга атласа да, Тукай җиренә баса. Район автогигантны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максаты белән төзелгән. Уртак үсеш турында сүз алып барсак та, моны шәһәр белән районның кушылуы дип аңларга ярамый, чөнки аларда икътисадның төзелеше икесендә ике төрле: шәһәр ул - сәнәгать, район - авыл хуҗалыгы. Шуңа күрә Тукай районы Тукай районы булып калачак, бу мәсьәләдә республика Президентының да фикере шундый.

Шәһәргә терәлеп яшәүнең район халкы өчен өстенлекләренә килгәндә, бу җирлек, беренчедән, берничек тә эшсез кала алмый. Бер яктан, тукайлылар шәһәр предприятиеләрендә хезмәт куя ала, икенче яктан, товар җитештерүчеләргә, юлга артык чыгымнар тотмыйча гына, шәһәр өстәленә үз продукциясен илтү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә «Чаллы-Бройлер», «Кама-Бекон» кебек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче югары технологияле предприятиеләр дә нәкъ менә Тукай районында барлыкка килгән. Аннары, эре предприятиеләр янында аларга хезмәт күрсәтә торган вак предприятиеләр барлыкка килә. Болар барысы да безнең бюджетны формалаштыра торган оешмалар. Шуңа да Тукай районы республикада икътисад үсеше буенча өченче урында тора. Районны киләчәктә тагын да зураерга, шәһәрне бөтен кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә тиешле җирлек дип саныйм мин.

Әлбәттә, кыенлыклар да аз түгел. Шәһәр яны халкы ул, нигездә, шәһәр халкы. Анда тормыш та тизрәк темплар белән бара. Бу участокларда төзелеш тә күп, һәрберсен инфраструктура белән тәэмин итү сорала һәм халык барысын да тиз эшләүне таләп итә. Аларга шәһәрдәге кебек шартлар кирәк: яхшы юл, көчле басымлы су, газ һ.б.лар. Яңа төзелгән территорияләр исәбенә халык саны, балалар саны арта, яңа балалар бакчалары төзү, ясле төркемнәре ачу бүген көн кадагында.

Тукай районының иң зур проблемаларының берсе - газлаштыру. Газ кертү чорыннан башлап 16 меңнән артык йортка зәңгәр ягулык үткәрелгән, бүгенге көнгә тагын 42 мең участокны газлы итәсе бар. Эшне 10ар елга сузарга ярамый, 2-3 ел эчендә хәл итәргә кирәк. Без төрле вариантларны уйлыйбыз. Чыгымнарны дәүләт кенә күтәреп бетерә алмый, бу йорт ул милекченең икенче торагы булса бигрәк тә. Түбән басымлы газүткәргечләр сузуны һәм йортка тоташтыруны, шушы җирлектәге халык белән сөйләшеп, алардан үзләреннән бүлеп түләттерү вариантын да карыйбыз. Электр белән җылытуга киткән зур чыгымнар шуңа тотылыр иде. Бу тәкъдим шулай ук утырышка чыгарылды.

- Киләсе елларда тагын нинди эре проектлар көтелә?

- Үзебезнең икътисадка яраклы кадрлар әзерләү өчен ресурслар үзәгебезне булдырасы килә. Төзелгән бина бар - ул Борды мәктәбе. Бу 460 укучыга исәпләнгән объект, зур гына янкормасы да бар. Ә мәктәптә нибары 55 бала укый. Ресурслар үзәге итү өчен бинаны ремонтларга кирәк булачак, әлбәттә. Планны тормышка ашыра алсак, буш торган бина да файдага тотылыр, мәктәпне дә саклап калыр идек. Монда эш бирүчеләрнең дә кызыксынуы булырга тиеш. Мисал өчен, Электромаш предприятиесе җитәкчелеге белән сөйләшү бар. Уку йортына үзенең станокларын куйса, практиканы заводта үткәрсә, үзенә эшкә киләчәк балаларга стипендия түләргә ярдәм итсә - начар булыр идемени?! Укуын тәмамлагач, егет-кызларның эш эзләү проблемасы да сызып ташланыр иде. Шулай ук үзебездәге оешмалар өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли алыр идек. Бүгенге тормыш киң профильле хезмәткәрләр таләп итә. Безгә замана техникасының компьютер системасын аңлый торган механизаторлар, ветеринарлар, заманча комплексларга сыер савучылар, ферма мөдирләре кирәк. Бирегә шулай ук якын-тирә районнардан да үсмерләр тартылыр иде. Ресурслар үзәгенә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган балаларны җыю ниятләнә.

- Мәгарифтә тагын нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтелә?

- Бездә әле мәгариф учреждениеләренең күпчелегенә сыйфатлы ремонт кирәк. Бала матурлыкта, традицияләрдә тәрбияләнә. Әлбәттә, абзарда яшәтсәң, абзар культурасы ала инде ул. Ә заманча төзекләндерелгән мәктәптә укыса, бала матурлыкка өйрәнә, үзе дә чиста-пөхтә йөри, чәчәкне өзми, стенаны кырмый, мәктәбенең матурлыгы белән горурлана.

Мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга һәм төзүгә республикадан өстәмә финанслар алуга ирештек, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Менә «Татнефть» җәмгыяте 100 млн сумлык иганәчелек ярдәме күрсәтергә планлаштыра. Бу акчага өч объектны - Иштирәк мәктәбен, «Татарстан» совхозы поселогы балалар бакчасын һәм Яңа поселогы мәдәният йорты белән бер бинада урнашкан спорт мәктәбен аякка бастырырбыз дип торабыз. «Ритэк-Нефть» компаниясеннән дә үзенең промыселы булган территориядәге социаль объектларга ярдәм итүен сорарга уйлыйбыз.

Белем бирүнең сыйфатына килгәндә, бүген мине район мәгарифенең бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиадалар рейтингында тоткан урыны бик борчый. Бу өлкәдә күп эшләр башкарасы бар. Иң мөһиме - без кадрлар белән тәэмин ителгән, әле шәһәрдән ерак районнарда бу проблема да бик кискен тора. Киләчәктә ел дәвамында эшләргә тиешле балалар лагеренда БДИ тапшыруга әзерлеккә, балаларга юнәлеш сайларга булышуга игътибар ителәчәк. Бүген физиклар, математиклар гасыры, бу белгечлекләргә өйрәтү аерата күз уңында булачак.

- Мәдәнияткә, медицинага, башка социаль өлкәләргә дә тукталсагыз иде.

- Мин мәдәнияте көчле булган, дәүләт ансамбле, халык театрлары эшләгән районнан килдем. Биредә дә бу өлкәдә зур хезмәт куелган. Эш шәһәр белән берлектә дә алып барыла. Иң мөһиме - районда балалар сәнгате булырга, ул сәнгать мәктәбе аша оештырылырга тиеш.

Сәламәтлек саклауга килсәк, элеккеге участок дәваханәләрендә профилакторийлар төзү уе турында авыл җыеннарында да әйтелде инде. Чөнки ул дәваханәләрнең мәйданнары бүген буш, ә буш торган объект ул әкренләп җимерелә дә башлый. Төзелгән бина файдага эшләргә тиеш. Яңадан төзи башласаң, аның чыгымнары да күпкә зуррак була.

- Алда - язгы чәчү. Бер гектар җир дә сөрелмичә калырга тиеш түгел, дигән идегез. Бу шулай булырмы? Сөт, ит продукциясен арттыру максатында нәселле терлекләр алу буенча ниндидер эшләр башкарыламы?

- Нәселле терлекләр алырга район тарафыннан ярдәм итү теләге бар, ләкин ул зур чыгымнар сорый. Бер тана 150-230 мең сум тора. Әле яңа гына Венгриядән шалтыратып, шундый тәкъдим белән чыктылар. Моның өчен хуҗалыкның икътисады нык булу кирәк. Таналар алу буенча бүген «Ирек» хуҗалыгы сөйләшүләр алып бара. Алар нәселле малларны Балтач яки Киров якларыннан алып кайтырга планлаштыра.

Быел яз көне барлык авыл хуҗалыгы кишәрлекләрен барлап чыгуны, аннары авыл хуҗалыгы җирләрендә кем ничек тели, шулай йорт салуны булдырмауны, элек төзелгәннәрен тәртипкә салуны, шул ук вакытта бер генә гектар авыл хуҗалыгы җиренең дә эшкәртмичә калдырмауга ирешүне максат итеп куям. Җир әрәм булып ятарга тиеш түгел, азык-төлек җитештерергә тиеш.

- РайПОның яңача эшли башлавы халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдә нинди үзгәрешләр кертер? Алдагы елларда бу тармакның үсешен ничек күз алдына китерәсез?

- РайПО ул сәүдә генә түгел, ул эшкәртергә, җитештерергә, әзерләү пунктлары булдырырга тиеш. Авылларда кибетләр тотудан тыш, бу хезмәт халыкның үзеннән арткан продукциясен, мисал өчен, мал тиресен, йонын, бәрәңгесен, җиләк-җимешен, йомыркасын сатып алырга тиеш. Хәтта консервлау цехлары ачкан районнар да бар. Минем райПО эшчәнлегендә төп менә шушыларны күрәсем килә.

- Сез һәр атнада сишәмбе көнне шәхси кабул итү үткәрәсез. Тукайлылар аларда нинди сораулар күтәрә?

- Җирне рәсмиләштерү проблемалары белән киләләр, бакчачылык ширкәтләреннән күп сораулар керә. Пай җирләрен сатып алып, йортлар салу өчен бирелгән участоклардан күп шикаятьләр керә. Халыкның күбесе анда аңламыйча да кергән, документларга белмичә кул куйган. Сатучылар законсыз рәвештә кешеләрдән акча җыйганнар. Кем аларга шундый хокук биргән? Алар да бит шушы җәмгыятьтә яшиләр, башкалар язмышы белән уйнарга ни хаклары бар аларның? Кеше хәзер җирен алган, йортын төзегән. Моны хокук саклаучылар белән законлы рәвештә бер якка хәл итәргә кирәк. Мондый кишәрлекләрне шушы формада кешеләргә сату, йорт салу өчен рөхсәт бирү Тукай районын бик нык артка тарткан. Аларда бит тротуарлар салу, агачлар утырту өчен дә урыннар калдырылмаган, шакмаклап бүленгән дә сатылган. Халык хәзер проблемалары белән берүзе калган. Без алардан читләшергә җыенмыйбыз.

Мин үзем кешегә ышанам, сүземне чын күңелдән әйтергә тырышам. Әлбәттә, аны аңлаган кеше бар, аңламаганы да бар. Ләкин гади халыкны мыскыл итеп, ялган документларга кул куйдырып, акча җыюны иң начар гамәл дип саныйм.

Районның алга таба үсүен, яшәү шартларының яхшыруын, халыкның эшле һәм сыйлы булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев