Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эссе көндә малыгызны саклагыз!

Салкыннардан соң килгән эсседән кешеләргә генә түгел, мал-туарга да авырга туры килә. Тән температурасы күтәрелү, хәлсезләнү, укшыту - моның һәммәсе дә кояшның тискәре йогынтысы. Аңардан кеше генә түгел, терлек тә зыян күрергә мөмкин. Югары температуралы һава торышы шартларында авылда мал тотып, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен бу - актуаль мәсьәләләрнең берсе....

- Әнсәр Әхәтович, кояш һәм кызу сугуның билгеләре нинди?
- Кояш сукканда, аның башлангыч стадиясендә терлек талчыга, бик нык тирләүчән була. Тән температурасы, сулышы гадәти, үзгәрешсез кала. Авыруның авыр очракларында хайван ярсый, хәрәкәтчәнлеге белән аерылып тора. Бу вакытта аның сулышы ешая, борыныннан юеш килергә мөмкин. Тән температурасы күтәрелә. Кызу сугуның беренче билгеләре - еш сулыш алу, лайлалы тышчаларның корылыгы. Аннары малны укшыта башлый, аның эче китә, көзән җыеру күзәтелергә мөмкин. Тән температурасы 40,5-43 градуска кадәр күтәрелә. Ике очракта да малның үлү мөкинлеге бар.
- Мондый вакытта нинди ярдәм күрсәтергә була? Нәрсә эшләргә кирәк?
- Кояш сукканда хайванны шунда ук күләгәгә яки салкынча урынга күчерү мөһим. Баш өлкәсенә салкын компресслар куялар, малның гәүдәсен салкын суда чылатылган чүпрәк белән ышкып чыгалар. Мал ярсыган булса, аңа кофеин белән натрий бормид, хлоралгидрат, аминазин уколлары кадыйлар. Шулай ук йөрәк-кан системасы эшен, сулышны активлаштыручы препаратлар бирәләр. Үпкәләр шешкән чакта кан чыгару каралган.
Кызу сукканда, малның эчке температурасын төшерергә кирәк. Беренче очрактагы кебек аны салкын урынга урнаштырып, су белән салкын компресслар ясау файдалы. Ләкин температура 39,5кә төшкәч мондый төр эшләрне туктату зарури. Югары эчке температураны 30-60 минут эчендә 39 градуска кадәр төшерү төп максат булып тора. Чөнки температураны тагын да төшергәндә мал туңа башлый, ә бу исә тәннен җылыны тагын да күбрәк булеп чыгаруына китерә.
- Әнсәр Әхәтович, нинди профилактика чаралары күрергә була?
- Кояш, кызу сугуны булдырмас өчен терлекне көтүлекләргә чыгару иртән, кичкә яки төнлә уздырыла. Күләгә булдыру өчен көтүлекләрдә махсус корылмалар ясала, көннең кызу вакытында малны урман яннарына, агач булган урыннарга күчерергә кирәк. Ябык шартларда асралучы яшь мал - бозаулар яки салкын регионнардан кайтарылган мал күләгәдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев