Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрлекне үстерү юллары турында сөйләштеләр

24 декабрьдә Казан шәһәренең "Гранд отель Казан" кунакханәсенең конференц залында "Дәүләтнең бизнес белән бәйләнеше" дигән республикакүләм конференция-семинар узды. Ул республикадагы муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлекне активлаштыруга, бизнес өчен уңай мохитне үстерүгә багышланган иде. Конференциядә ТР икътисад министры Мидхәт Шәяхмәтов, ТР президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногыманов, ТР Сәүдә-сәнагать палатасы...

24 декабрьдә Казан шәһәренең "Гранд отель Казан" кунакханәсенең конференц залында "Дәүләтнең бизнес белән бәйләнеше" дигән республикакүләм конференция-семинар узды. Ул республикадагы муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлекне активлаштыруга, бизнес өчен уңай мохитне үстерүгә багышланган иде. Конференциядә ТР икътисад министры Мидхәт Шәяхмәтов, ТР президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногыманов, ТР Сәүдә-сәнагать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнаштылар.

Семинарда эшмәкәрләр белән грантлар алуны җиңеләйтү, җир, хокукларны яклау, эшче кадрлар мәсьәләләренә дә тукталып уздылар. Шулай ук биредә 2014-2016 елларда кече һәм урта бизнесны үстерү, активлаштыруга багышланган проектны да тәкъдим иттеләр. Районыбызның танылган фермеры Минталип Миңнеханов белән Шилнәбаш авыл җирлеге депутаты һәм эшмәкәр Фаяз Закиров та булды. Алар, икенче көнне, ягъни 25 декабрьдә Мәскәүдә, Дәүләт думасында узган очрашу да эшмәкәрлекне үстерүгә, бизнес өчен регионнарга инвестицияләр тарту темасына багышланган иде. биредә дә район эшмәкәрләре актив катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев