Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр алкоголь продукциясе сатып алуны бердәм дәүләт мәгълүматсистемасында теркәргә тиешләр

Алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидра, пуаре һәм әче балны ваклап сатучы барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үзләренең товар сатып алу фактларын ЕГАИСта (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында) теркәргә тиешләр. Кибеткә китерелгән барлык товарның накладнойлары ЕГАИС системасында теркәлергә һәм системага раслауга җибәрелергә тиеш....

Алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидра, пуаре һәм әче балны ваклап сатучы барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үзләренең товар сатып алу фактларын ЕГАИСта (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында) теркәргә тиешләр.

Кибеткә китерелгән барлык товарның накладнойлары ЕГАИС системасында теркәлергә һәм системага раслауга җибәрелергә тиеш. Кибет хезмәткәрләренә сатып алу фактын әлеге программада расларга кирәк була, аннары мәгълүмат «Транспорт модуле» ярдәмендә шифрлар белән ЕГАИС системасына җибәрелә, аннары квалификацияле сертификат һәм JaCarta SE PKI/ГОСТ аппарат ачкычы ярдәмендә электрон имза куела.

Әлеге таләпләр үтәлсен өчен эшмәкәрләрнең интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютеры, JaCarta SE PKI/ГОСТ аппарат ачкычы булырга, ЕГАИС системасы өчен JaCarta квалификацияле сертификаты, компьютерда «ЕГАИС-розница» «Транспортный модуль» программасы, сатып алу фактын теркәүче программасы көйләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев