Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә бирсәң чын күңел

Азатка Актаныш якларында калган туган авылы Качкын, аның күршесендәге Сәфәр, Айман авыллары тирәлегендәге табигатьнең матурлыгын җир читенә барып эзләсәң дә табылмас шикелле тоела. Бөтен җаны-тәне белән туган җиргә бирелгән, заманында Качкын авылында совхоз бүлекчәсен җитәкләгән Сәхап абзый талчыбыклар салып будырган Бажана елгасы буасы Азат авыл малайларына Төркиядәге «Урта Диңгез», Мисырдагы...

Әтисе Миргазыян абзый шул авылда совхоз бүлекчәсендә хисапчы булып эшләде. Эшен төптән белгән, авылда абруйлы кеше иде ул. Шул әйбәт сыйфатларын күз уңында тотыптыр инде, Азатка алты яшь кенә тулган иде, әтисен Киров совхозына баш хисапчы итеп күчерделәр. Шунда беренче сыйныфка керде, шунда унны бетерде Азат. Әмма туган авылы аңа үсмер чакта да иң якыны иде. Җәйге каникуллар җитте исә, Качкында гомер итүче дәү әтисе белән дәү әнисенә атлыгып кайта иде.
Туган авылында да, мәктәптә дә ул яшьтәшләреннән җитезлеге, кыюлыгы, спортны яратуы белән аерылып торды. Бик күп спорт төрләре буенча Азат мәктәп чемпионы булды, район ярышларында җиңүче исемен алып кайткан шатлыклы мизгелләр дә аз булмагандыр. Кулына өлгергәнлек аттестаты тотып кайткач та әтисен тагы да сөендерәм дип әйткән беренче сүзе шул булды:
- Әти, мин физкультура институтына укырга барам.
- Әй, улым, укырга ниятләвең бик әйбәт. Тик җил куып йөрмә син, җир кешеләре без, авыл һөнәре ал, - диде ата кеше.
Әти сүзе Азатны нык уйландырды. Апасы да әтисе киңәше белән Казанда авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегендә укый иде. Шул җәйне үк Азат апасы укыган институтның инженер-механика факультетына укырга керде.
Азат Миргазыян улы Нургалиев исеменә тутырылган инженер-механик дипломы белән бергә яшь белгеч кулына туган яклардан читкә - Мари иленә юллама да тоттыралар. Армиягә алынганчы ул шундагы бер хуҗалыкта баш инженер булып беренче хезмәт чыныгуын узды. һөнәрле үлмәс, ди безнең халык. Армиядә дә ул авиополкта автомеханик булып хезмәт итте. Менә шул чакта ук үз һөнәренең кайда да кирәклеген тирәнтен аңлады һәм әтисенә күңеленнән рәхмәтләр укыды.
Ана сөте белән кергән, ата киңәшләрен тотып гомер иткән кеше тормышыннан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши. Андыйларны яхшы кеше дип хөрмәтлиләр. Бу тарафтан Азат та бәхетле булды. Солдат гимнастеркасын да салырга өлгермәгән яшь егетне туган ягында әйтерсең лә көтеп торганнар, Сельхозтехникага технолог итеп эшкә дә алдылар. Ул чорның үз кануннары: шундый булган, уңган яшь белгеч партиягә менә дигән кандидат. Җаваплы эшләргә, бигрәк тә дәрәҗәле урыннарга, сәләтенә генә карап түгел, коммунист булуын күз уңында тотып билгели торган замана иде. Кем белә, бәлки, тырышлыгын, җирне, техниканы яратуын күрептер, бәлки, партиягә яңа кергән перспективалы белгечне үстерү нияте беләндер, Азат Нургалиевны районның «Үрнәк» колхозына баш инженер итеп җибәрделәр.
Тормышның син көтмәгән борылышлары бар. Матур гына эшләгәндә, минем бәхетем шундадыр дип яшәгән чагыңда, язмыш сине әнә шул борылышларның берсенә бора да яшәү рәвешенә яңа юнәлеш бирә.
Аның «Үрнәк» колхозында эшләгән икенче елы иде. Җәй урталары. «КамАЗ»лары белән ил шаулаткан Чаллы шәһәреннән шомлы бер хәбәр авылга да килеп җитте: Чаллы икмәк эшләнмәләре җитештерүче комбинат шартлаган! Авыл штурвалын үз кулында тоткан бер генә җитәкче һәм белгеч тә бу хәбәргә битараф кала алмады, әлбәттә. КамАЗ тирәлегендәге бар район-авыллар тормышы шул комбинат белән бәйләнештә бит. Үстергән бөртекле ашлыкны шунда тапшыралар. Ә комбинаттан Чаллы халкы гына түгел, колхоз-совхозлар да маллар, кош-корт өчен катнашазык, халык табынында ак калач өзелмәсен өчен, шунда җитештергән югары сортлы ак он сатып-алып көн күрә иде. Он тузаны саксызлыктан чыккан ут чаткысыннан бомба төшкәндәй шартлаган, эчтәге җиһазлары юкка чыккан, олы корылманың түбәсе күккә очкан. Яңа төзелеп, үсеп килүче кала өчен дә бу олы зыян иде. Шунлыктан аның җитәкчеләрен дә, булдыксыз белгечләрен дә эштән кудылар.
Нәкъ шундый авыр чакта комбинатка яңа директор итеп, җитәкчелек эшендә азау теше ярган, оештыру сәләте зур булган Роберт Шәкүровны куйдылар. Ул - Азатның якташы. Авылдаш авылдаш белән, якташ якташ белән бер булмаса, бер очраша. Аңардан да якын кеше юк, әлбәттә. Яңа җитәкче яңача себерә, Роберт Кавиевич та үзенә эштә таяныч булырдай белгечләрне туган ягыннан эзли, аларның хезмәтен күреп белгәннәргә күзе төшә. Баш инженер булып шактый гына эш күрсәтергә өлгергән Азат Миргазыяновичны да ул үзенә эшкә чакыра.
Нәкъ егерме сигез ел элек, бүгенгедәй салкын кыш башларында ул тупырдашып үсеп килгән ике улы һәм хатынын ияртеп Чаллы каласына килеп төшә. Комбинатның ялгызаклар өчен үзе төзегән гомуми торагыннан бер бүлмә бирәләр. Үзен транспорт цехы җитәкчесе итеп эшкә алалар.
Кеше эшли-эшли, нәтиҗәле эш күрсәтә-күрсәтә үсә. Транспорт цехында ул килгән чорда күп булса җиде-сигез йөк машинасы һәм башка вак-төяк техника гына бар иде. Комбинатка Краснодар, Оренбург якларында үскән сыйфатлы һәм сортлы бодайлар вагоннар белән килә торган иде. Аена меңәр вагон ашлык килә, бушатып кына өлгер. Төннәрен дә чакыртып алалар иде, вагонны вакытында бушатмасаң, эшләп тапкан акчаңны каерып алалар. Транспортчыларның эшенә, рәхмәттән башка, тел-теш тидерерлек булмады.
Комбинат шәһәрне тетрәндергән шартлаудан соң, кабат гөрләтеп эшли башлады. Җитештерү күләмнәре елдан-ел үсте. Директор ат җанлы кеше икән, нәселле чабыш атлары сатып алдылар. Аларның аргамаклары сабантуйлардан призлы урыннар алып кайта, үзләре дә бер эштә дә баш бирми үр арты үргә менделәр.
Булганның урыны түрдә, диләрме әле, комбинат директоры - Роберт Кавиевич Шәкүровны Тукай районына башлык итеп күчерделәр. Аңа алмашка шул районның авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Алмаз Хантимерович Шәрипов килде. Яшь булса да тормыш тәҗрибәсе җитәрлек, Чаллыга күчкәнче Ютазы районы, Бәйрәкә сельхозтехника җитәкчесе булып эшләгән, җир кешесенең хезмәтен якын итә, икмәк кадерен белә һәм киләчәккә карап эш итә торган талантлы җитәкче икәнлеген эш белән күрсәтте. Авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән чагында ук ул Азатның тырышлыгын, комбинатның хезмәт тормышына куйган өлешен күреп-белеп торды. Якташ буларак, аралашкан чаклары да булгалады. Күп тә үтмәде, ул Азатны җитештерү һәм сәүдә буенча үзенең урынбасары итеп үстерде.
Соңгы ун-унбиш ел эчендә комбинат тормышына күп яңалыклар өстәлде. Яңалыклары белән бергә мәшәкатьләре, авырлыклары да баштан ашты. Меңәр вагон бушаткан еллар, әзергә-бәзер булып яшәгән чорлар артта калды. Ул чакта ашлык эзләп озын юллар урамадылар вагон-вагон килеп торды. Ә менә базар шартларында эшли башлагач бөтенесен үзеңә эзләп табасы, тапканыңны комбинат кесәсеннән акча чыгарып кайтартасы, җитештергән продукцияңне үзең үк сатасы бар. Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе дә, табышы да булсын дисәң, иренмисең инде.
Корылыклары белән интектергән еллар иген игүчеләргә генә түгел, җитештерүчеләрнең дә кесәләренә сукты. Быел үзебезнең Татарстан хуҗалыкларында иген уңышы куанырлык ук булмаса да, Аллага шөкер диярлек җыеп алынды.
Комбинат коллективы үзе дә әзергә-бәзер, үстереп бирерләр әле дип, яшәми бүген. Минзәлә районында агрофирма оештырып, 38 мең гектар җирдә, үзләренә кирәкле культураларны игәләр. Матур итеп эшлиләр, йөзләгән кешеләрне берләштергән коллективны вакытында хезмәт хакын биреп, олыны олылап, кечене хөрмәтләп яшәтәләр.
Эше барның - ашы бар, ди халкым. Ашы гына түгел, уңган-булган эшлекле кешенең үз илендә дәрәҗә-даны да бар. Азат Миргазыян улы Нургалиев бүген татар иленең Атказанган индустрия сәнәгате хезмәткәре дигән бик тә мактаулы исемне йөртә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы, Татарстан министрлар кабинетыннан рәхмәт хатын аның шул бер коллективта утыз елга якын куйган хезмәтен бәяләп биргәннәрдер.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең уңганнарыбыз