Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә урнашканда үзеңне ничек тотарга?

Эшкә урнашканда үзеңне ничек тотарга?

* Эш бирүче турында һәм ул оешма эшчәнлеге хакында мәгълүмат туплагыз. Хәзерге заманда интернет аша да эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Кайвакыт мошенниклар ай буена кешене эшләтәләр дә, хезмәт хакы түләү вакыты җиткәч юкка чыгалар. Шуңа да сайлыйсы эш урыныңны җентекләп өйрән.
* Эш бирүче каршында үзегезне иркен хис итәр өчен элекке эшләрегез, тәҗрибәгез, белемегез турында кыска, аңлаешлы итеп сөйләү өчен алдан әзерләнегез.
* Шушы урынга туры килүегезне дәлилләр белән раслагыз. Эшкә алганда: «Ни өчен безнең кампанияне сайладыгыз?» кебек сорау да бирәләр. Җавабыгыз әзер булсын.
* Шушы урында эшләргә лаеклымын дип үзегезне ышандырыгыз. Барысы да яхшы булачак дип позитив караш булдырыгыз.
* Булачак җитәкчегез каршында үзегезне лаеклы тотыгыз. Сөйләмегез кыска, аңлаешлы һәм ачык булсын. Кушымчаларны «йотмагыз». Җөмләләрегез төзек, җыйнак булсын. 
* Сезнең стресска каршы торучанлыгыгызны тикшерү максатыннан бер үк сорауны кабат бирергә мөмкиннәр. Сабырлык белән җавап бирегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев