Әнсәр Әбделмәнов лаеклы ялга китте, Тукай районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Район ветеринария берләшмәсе коллективы узган атнада оешманың башлыгы Әнсәр Әбделмәновны лаеклы ялга озатты. Район ветеринария берләшмәсенә Әнсәр Әхәт улы 1996 елда җитәкче урынбасары булып килә, ике елдан җитәкче итеп билгеләнә. Әнсәр Әбделмәнов районның эпизоотик хәлен яхшырту өчен зур хезмәт куйган белгеч, үз эшенең чын остасы. Дәүләт ветеринария хезмәтендәге күпьеллык намуслы...
Район ветеринария берләшмәсе коллективы узган атнада оешманың башлыгы Әнсәр Әбделмәновны лаеклы ялга озатты. Район ветеринария берләшмәсенә Әнсәр Әхәт улы 1996 елда җитәкче урынбасары булып килә, ике елдан җитәкче итеп билгеләнә. Әнсәр Әбделмәнов районның эпизоотик хәлен яхшырту өчен зур хезмәт куйган белгеч, үз эшенең чын остасы. Дәүләт ветеринария хезмәтендәге күпьеллык намуслы эше өчен хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев аңа олы рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, имин гаилә тормышы теләде. Ветеринария берләшмәсенә җитәкче итеп моңа кадәр табиб-эпизоотолог, соңрак берләшмә башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәүф Басыйров билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев