Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнием урынына калган апам ул

Сагынып, ашкынып кайтам мин апам янына. Әнкәем урынына калган кадерле кешем ул. Якты йөз белән каршылый, йөзендә нур балкый, Ходайга шөкер итеп, язмышыннан зарланмыйча яши ул. Әйтерсең лә, бер ише ирләр дә күтәрә алмаслык кайгы диңгезләрен кичмәгән, сугыш чоры авырлыкларын күрмәгән, газизләрдән-газиз кешеләрен югалтмаган. Cабырлыгына, булганлыгына, тормышны яратуына сокланам мин...

Сугыш башланырга 4 ел кала Иске Дөреш авылында әткәй-әнкәйнең ун ел буе көтеп алган кызлары дөньяга килә. Аңа Хәлимә дип исем кушалар. Тигез гаиләдә иркә кыз булып үсәсе дә бит, әмма канлы сугыш башлана. Ул чакларның кыенлыгын апам: «Ил белән килгән авырлык булды ул, үсмерчак рәхәтен күрмәдек, әткәй исән-сау кайтса да, сугыштан соң да тормышлар тиз генә рәтләнеп китә алмады, ачлыгын да, тормыш авырлыгын да күрдек, булдыра алган кадәр әнкәйләрнең кул арасына керергә тырышып үстек», - дип зарланып түгел, бераз горурланып та искә ала үсмер чагын. Күзләре авыртып, дүртенче сыйныфтан соң укуын туктатырга туры килә аңа. Ул чагында бала-чага дип тормаганнар, кул арасына керердәй булса, колхоз эшенә кушканнар. Апам да 13 яшеннән, әнкәйгә ияреп, төрле эшләргә йөри башлаган. Аннары аны дуңгызчылыкка эшкә куйганнар. Үтә дә җаваплы хезмәт - тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен азыгы да кирәк бит әле аның, еллары нинди бит. Җитмәсә, барлык эшләр кулдан башкарыла. Көчең генә җитсен. Өлкәннәрдән калышмыйча эшли апам, алдынгылар рәтендә була.

Унтугыз яшендә күрше авылга кияүгә чыгып, Габделхәй җизни белән бик матур тормыш корып җибәрәләр. Дүрт ул, бер кыз табып үстерделәр, икәүләшеп колхоз эшеннән аерылып тормадылар. Балаларны Хәернур кодагый карап үстереште. Апам белән алар ана белән кыз кебек тату, аңлашып яшәделәр. Ул да авырлыкны күп күргән: ире Миннехуҗа сугыштан әйләнеп кайтмаган, кодагый дүрт баласын ялгыз үстергән. Апамнар аны тәрбияләп, 82 яшендә соңгы юлга озаттылар.

Апам Хәлимә Солтанова гомер буе алны-ялны белмичә сарык фермасында эшләде, аннан соң сыер сауды - хезмәте төрле Мактау кәгазьләре белән билгеләнде. Пенсия яшенә җиткәч тә, озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләде. Аллаһы Тәгалә аңа саулыгын да, сабырлыгын да биргән. Дүрт улын армия сафларына озатып, зарыгып көтеп алу өчен дә анадан күпме сабырлык кирәк булгандыр. Бер ел эчендә, һич көтмәгәндә, әзмәвердәй ике улын, 52 ел гомер иткән газиз ирен кара җир куенына салу аяктан егарлык хәсрәт. Ходайдан сабырлыклар сорап, бәргәләнмичә, безгә кыенлык китермәскә тырышып түзде апа, сыгылмады, калган балалары, оныклары, без - туганнары өчен якты нур булып яши ул. Шушы көннәрдә апамның туган көне булып үтте, сагынып, изге теләкләремне җиткерим дип, ул гомер кичерә торган Кызыл Байрак авылына кайттым. Апам якты йөз белән сөеп каршылады. Бик күп еллар шулай булса иде әле. Тормыш нужасын да, кайгысын да күп күрде, балалары, оныклары хөрмәтен тоеп, безне сөендереп яшәсен дип телим әнием урынына калган апама.

Роза Гыйльметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев