Елның беренче эшлекле киңәшмәсе узды
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев бүген 2018 елның беренче эшлекле киңәшмәсен уздырды. Бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре катнашында үткәрелгән җыелышта Яңа ел каникулларында оештырылган чаралар, хәвефләр, шулай ук район администрациясе эшчәнлеге турында сүз барды. Фаил Мисбахович шулай ук администрация хезмәткәре Николай Китовны 60 яшьлек юбилее белән...
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев бүген 2018 елның беренче эшлекле киңәшмәсен уздырды. Бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре катнашында үткәрелгән җыелышта Яңа ел каникулларында оештырылган чаралар, хәвефләр, шулай ук район администрациясе эшчәнлеге турында сүз барды. Фаил Мисбахович шулай ук администрация хезмәткәре Николай Китовны 60 яшьлек юбилее белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды.
Атнадан артык ял көннәре булуына карамастан, район җитәкчелеге хезмәт урынында булды. Фаил Камаев, яңа җитәкче буларак, район белән танышуын дәвам итте. Авыл хуҗалыгы, социаль учреждениеләр эшчәнлеге барышын карап, халык белән аралашып йөргәндә проблемалы урыннар да ачыкланган. Мәсәлән, район территориясендә эшләп килүче спорт мәйданчыкларының кайберләрендә матди ягы өчен җавап бирүче кешеләрнең булмавы. Шулай ук картлар йорты буенча да берничә борчулы мәсьәлә ачыкланган. Фаил Камаев районның Иске Дөреш авылына күчерелгән "Балкыш" лагерен ремонтлау эшләрен төгәлләү кирәклеген ассызыклады. Новотроицкое авылында урнашкан балалар лагерен Иске Дөрешкә күчерү эшләре инде узган җәйдә башланган иде, тик бу эшне төгәлләү өчен 30 миллион сум күләмендә өстәмә финанслар кирәк. Лагерь исә җәйге каникул башланганчы сафка басарга тиеш. Бу җәһәттән бүлек җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде, алдагы эшчәнлек бурычлары билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев