Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Еллар чарлаган һөнәри осталык

Күзкәй дәваханәсе бай тарихлы сәламәтлек саклау учреждениесе - ике елдан аның ачылуына 90 ел тула. Авыл тарихына күз салсаң, кемнәр генә эшләмәгән биредә, күпме кешегә сәламәтлек, яшәүгә өмет бүләк иткәннәрдер, әнкәләр биредә бәби тапканнар, йогышлы авырулар киң таралган елларда сабыйларны үлем тырнагыннан йолып алганнар. Әлеге дәваханәнең, ак халатлы шәфкать ияләренең...

Шөкер, бүгенге хәлендә дә (ул гадәти амбулаториягә генә әверелеп калды) авыл «бүлнисе» эшләвен, халыкка медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә. Авылыбызның шәрәфле язучысы, ундүрт китап авторы Галимҗан ага Вәлиев үзенең «Күзкәем» китабында авыл больницасы, төрле елларда анда эшләгән табиблар, шәфкать туташлары турында бик җылы итеп язган. Анда: «Больница 1927 елда ачылды... Больница ачылуга халык бик сөенде, аңа бөтен вулыс авылларыннан киләләр иде» дип язылган юллар бар. Шулай булган, инде туксан елга якын вакыт узса да әлеге традиция дәвам итә.

Күзкәй амбулаториясе бүген унбер авылдан ике меңнән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Аның амбулаториягә йөреп дәвалану бүлеге һәм көндезге стационары, теш дәвалау бүлмәләре бар. Амбулаториянең җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов 20 елдан артык дәвалау практикасына ия. Авырган очракта авыл кешесе дәва эзләп районга чыгып китми, күз төбәп белдекле, йомшак телле, киң күңелле шушы табиб янына килә. «Безнең Фәнис» дип йөртәләр аны авыл апалары.

Билгеле инде, никадәр генә сәләтле булмасын, бер кеше күп нәрсәгә ирешә алмый - янәшәңдә көчле иңдәшләр булуы шарт. Фәнис Харрасович җитәкләгән коллектив нәкъ менә һөнәрен теләп сайлаган, бай тәҗрибә туплаган, кешелекле, алтын куллы шәфкать туташлары белән көчле. Шулкадәр күп халыкка медицина ярдәме күрсәтә торган бу дәвалау учреждениесендә нибары 12 кеше эшли. Аның каравы ниндиләре! Лаборант Әминә Заһидуллина диплом алып кайтканнан бирле - менә 32 ел биредә эшли икән. Мин килгәндә ул аптекада дару җибәрә иде, ә коридорның икенче башында аны укол ясарга көтәләр. Сүз уңаенда, биредәге шәфкать туташлары дүртесе дә әнә шундый, кем әйтмешли, «универсал». Өлкән шәфкать туташы Рәмилә Газизованы чын тылсымчы дияргә була - төп процедуралар белгече ул. Шәфкать туташы булып 26 ел эшли. Күп сөйләшмәс, куллары гел эштә булыр, бер арада кирәкле киңәшләрен дә биреп куяр. Мин килгән көнне җылыту, электр приборлары белән дәвалау бүлмәсе хуҗасы шаян, үткен сүзле, авырулар белән үз итеп аралашучан Флүрә Габдрахманова чираттагы ялда иде. Ерак районда туып-үскән кыз, укуын тәмамлагач, Күзкәйгә юллама белән килгән. Элек диплом алган белгечләрне ике елга юллама белән эшкә җибәрү бар иде. Флүрә, гаилә корып, авылда төпләнеп калган. Больницаның яңа бинасы ачылганнан бирле - 29 ел эшли икән инде. Люция Шәйхаттарова - Дәвек авылы кызы. Кечкенәдән үк врач булып уйнарга яраткан. Ул кабул итү бүлмәсендә эшли. Авыру тарихын, дәвалану барышын, нәтиҗәсен беләсең килсә, аның компьютеры барысын да сөйләп бирер. Люция дә биредә 30 ел эшли икән инде. Коридор буйлап барганда бер уй башны көйдереп үтте: шәфкать туташлары барысы да яшьтәшләр диярлек, берьюлы пенсиягә китә башласалар, кем калыр? Яшьләр авылда калырга атлыгып тормый бит. Уйларга да өлгермәдем, шәфкать туташлары киемендәге ике чибәр кыз каршы очрады. Үзебезнең авыл кызлары практикага кайтканнар икән. Ә мин монда коры хәсрәт табып торам.

Теш дәвалау бүлмәсе янында ике агайны очраттым. Аптырабрак торалар - теш табибы Илназ Галиев чираттагы ялда икән. Олы кеше тик тора беләмени:

- Дәвектән үк монда килеп торганчы, Минзәлә дә ерак түгел бит, - дип киңәш биргән булдым.

- Беренче килүебез түгел, бу врачка җитми. Әле ул синең тешеңне алганчы җентекләп тикшерә, ә алган очракта авырттырмый сизми дә каласың, - диделәр алар.

Илназ яшь врач, яшь медикларны авылга кайтару максатыннан махсус программа эшләгән иде. Боерган авылы егете шул нигездә яшь гаиләсе белән кайтты. Йорт салып ята диләр, чираттагы ялын да шул уңайдан алгандыр. Булган егет, белдекле врач. Эшен ихлас башкаруы аның зәвыклы, якты төсләрдәге эш киеменнән дә күренә. Дәваланырга килүчеләргә карата хөрмәт күрсәтүнең бер билгесе дә бит әле ул. Аның янәшәсендә эшләүче шәфкать туташы Ләйсән Акмалова декрет ялына киткән. Авылда бәби туу үзе бер зур шатлык бит ул.

Фәнис Харрасович белән аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз. Һәр медицина учреждениесендәге кебек үк монда да проблемалар җитәрлек.

- Кайсы тармакта юк соң алар? Яшәеш әнә шуларны хәл итәргә тырышудан, кыенлыклардан чыгу юлларын эзләүдән тора инде ул, - ди Фәнис Харрасович. - Республика программасы нигезендә менә бик матур ремонт ясадык, күңел сөенә. Авырулар янына йөрергә ашыгыч ярдәм машинасы бар. Безнең даими исәптә торучы 239 авыруыбыз бар. Соң, болай да ашыгыч чакыру булганда ял көне яки төн димибез ярдәмгә ашыгабыз - иңнәребезгә алган җаваплылык, һөнәри бурычыбыз шул безнең. Аннары «Бәләкәч» республика программасы буенча аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге нәниләргә ризык алып кайтып таратабыз. Халыкның сәламәтлеген тикшерү максатында диспансерлаштыру дәвам итә. Үзебезчә кайнап торган булабыз инде. Авыллар картая, бүгенге өлкәннәребез - сугыш чоры афәтен кичергән, бик күп авырлыклар күргән буын. Сәламәтлекләре чамалы, безнең бурыч - аларның хәлләрен җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү...

Амбулаториядән, андагы игелекле кешеләр белән очрашудан күңелгә җылылык алып киттем мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм