Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елга меңнән артык акт теркәлә

Күптән түгел гражданлык хәле актларын теркәү органнары үзләренең оешуларына 100 ел тулуны билгеләп үтте. Тукай районы ЗАГС бүлегенең архивы исә 1921 елдан башлана һәм анда 180 мең гражданлык хәле акты исәпләнә. Бүлекнең рәсми рәвештә эшли башлавы 1961 елга туры килә. Ул вакытта ЗАГС Чаллы районы авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Бүген...

ЗАГС сүзен әйтүгә өйләнешү, никахлашу тантаналары күз алдына килеп баса. Чынлыкта әлеге хезмәт никахлашу актларын теркәү белән беррәттән тагын алты төрле эшчәнлек алып бара. Аларга туу, үлү, аерылышу, уллыкка яки кызлыкка алу, әтилекне раслау, фамилияне, исемне, әтисенең исемен үзгәртү турындагы актлар төзү керә. Шулай итеп, ЗАГС хезмәткәрләре һәр кешене туган көненнән башлап соңгы сәгатьләренә кадәр озата бара. Бүген район ЗАГС бүлегендә һәм 23 авыл җирлегендә елына барысы 1000-1200 шундый акт теркәлә.

100 еллык юбилейларын районның ЗАГС хезмәткәрләре зурлап билгеләп үттеләр. Чарада барлык авыл җирлекләреннән гражданлык хәле актларын теркәү буенча белгечләр катнашты. Бу вазифаны нигездә җирлек башлыкларының урынбасарлары башкара. Бәйрәмгә шулай ук ветераннар да чакырылган иде. Тармакта озак еллар эшләүчеләргә әлеге чарада аерата игътибар күрсәтелде. Күпьеллык хезмәтләре һәм 100 еллык юбилей уңаеннан андыйларга район ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гайшә ханым Фазылова - Тукай районының ЗАГС эшенә шактый зур хезмәтен керткән ветеран. 1961 елда Чаллы районы авылларына хезмәт күрсәтүче бүлек барлыкка килгәч, аның җитәкчесе итеп Мөнәвәрә ханым Шакирҗанова билгеләнә. Ә Гайшә Фазылова - икенче җитәкче. Бүлеккә ул 1977 елда килә. ЗАГС Гайшә Исламовна өчен бөтенләй яңа тармак була, аңа кадәрге хезмәт юлы районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бухгалтер эше белән бәйле. «Күнегелмәгән, яңа төрле хезмәт булса да куркып тормадым, җиң сызганып эшкә тотындым», - дип искә ала Гайшә Исламовна хәзер ул елларны. Бүлектә ул берүзе эшли. Кабинет янында унар кешедән торган чиратлар да еш җыела торган була. Ул елларда туу турында таныклыклар да, башка шундый документлар да кара белән язылган. Бу бик күп вакытны ала торган булган. Кабинеттагы эш бер хәл, семинарлар, авыл клубларында «Кому за 30» кебек чаралар да ЗАГС тарафыннан еш уздырылган ул елларда. «Ул вакытта авылларда өйләнмәгән егетләр күп иде, ә кызлар мәктәпне тәмамлагач шәһәргә чыгып киткән. Менә шуларны «эзләп» Чаллының тулай торакларында да күп йөрергә туры килде. Район газетасы журналисты Заһидә Нәбиуллина да хәтерли торгандыр әле ул чакларны. Ул да безнең белән чыгып, язмалар әзерли иде. Кавыштырган парлар аз булмады, әлбәттә», - дип сөйли Гайшә Исламовна.

2004тән 2010 елга кадәр район ЗАГС бүлеге белән Зөлфия Сәлимова, Гөлназ Мөхәммәткамалова җитәкчелек итә. 2010 елдан Тукай районына Яр Чаллы ЗАГС бүлегеннән Эльвира Мостафина килә. Бүген аның тармактагы эш стажы 22 елдан артык. Шәһәрдәге ЗАГСта ул психолог булып эшләгән, шул ук вакытта яшь парларны теркәүне дә алып барган. Иң рекордлы күрсәткечне - бер көнгә 53 парны яздырган көнен бик яхшы хәтерли Эльвира Ринатовна - 2004 елның 30 апреле була ул.

«Тукай районы ЗАГС бүлегендә эшләгән елларымнан быелгысы аерата уңышлы булды», - дип билгеләп үтә Эльвира Мостафина. Бүлек «ЗАГС органнарының алдынгы тәҗрибәсе турында иң яхшы хикәя» иҗат итеп, бөтенроссия конкурсында җиңүче булган. Россия күләмендә нәшер ителә торган «ЗАГС журналы»нда аерылышулар турында ике мәкаләсе басылган.

100 еллык уңаеннан башкалада үткән чарада да Тукай районы бүлеге бары яхшы яктан гына телгә алынган, җитәкчегә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылган.

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә исә ел дәвамында аерата уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге бүләккә Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәния Вәҗиева һәм район ЗАГС бүлеге белгече Энҗе Хафизова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев