Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Экология эрудиты» викторинасында катнаштылар

Кнәз авылының мәдәният йортында «Экология эрудиты» дип исемләнгән эко-викторина оештырылды. Чараның яшь катнашучылары «Нинди агач икәнен белергә», «Кошлар һәм хайваннар», «Гөмбәләрне танып беләбез» дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Викторинаны оештыручылар балаларның биология фәне буенча белемнәрен генә тикшереп калмадылар, төп геройлар - кошлар һәм хайваннар катнашкан әдәби әсәрләрне исләренә төшерделәр. Моннан тыш...

Кнәз авылының мәдәният йортында «Экология эрудиты» дип исемләнгән эко-викторина оештырылды. Чараның яшь катнашучылары «Нинди агач икәнен белергә», «Кошлар һәм хайваннар», «Гөмбәләрне танып беләбез» дигән сорауларга җаваплар эзләделәр.

Викторинаны оештыручылар балаларның биология фәне буенча белемнәрен генә тикшереп калмадылар, төп геройлар - кошлар һәм хайваннар катнашкан әдәби әсәрләрне исләренә төшерделәр. Моннан тыш яшүсмерләр әйтемнәр, мәкальләр дә әзерләргә тиеш иде. Кнәз авыл җирлегенең яшь эрудитлары барлык биремнәрне дә төгәл үтәделәр, үзләренә кирәкле кызыклы мәгълүмат туплый алдылар. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр жетоннар - чыршы күркәләре белән бүләкләнде. Викторина ахырында кемнең ничә жетоны булган, шулар исәпләнде. Экология буенча бик яхшы нәтиҗәне Кристина Новикова күрсәтте, аңа лаеклы беренче урын һәм 20 конфет тапшырылды. Икенче урында Маша Захарова белән Эльвина Хәҗрәтова калды, алар 16шар конфетка лаек булды. Өченче урынны Камил Миңнегәрәев алды һәм аңа 12 конфет бирелде. Жетоннары әз булучыларга 5әр конфет бүләк ителде.

Авылда эко-викториналар оештыруның максаты - укучыларда экология фәненә мәхәббәт тәрбияләү һәм үсемлекләр, хайваннар дөньясын тагын да яхшырак белү. Моннан тыш укучылар үзләрендә табигатькә карата сакчыл караш та тәрбияли, дип яза Кнәздән хәбәрчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев