Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр юнәлеше буенча белешмәләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша алу уңайлырак

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап Эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге төр...

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап Эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк.

Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге төр хезмәтләр тәкъдим ителә:

- Юл хәрәкәтендә административ хокук бозулар турында белешмә алу;

- Автомототранспорт чараларын һәм прицепларны теркәү;

- Автомототранспорт чаралары, трамвай, троллейбуслар белән идарә итүгә хокук алу өчен квалификацияле имтиханнар кабул итү, машина йөртү таныклыгы һәм йөртергә вакытлыча рөхсәт бирүче документ бирү;

- Утлы коралны, ау, спорт, салкын коралларны һәм патроннар алуга, саклауга, йөртүгә һәм бер урыннан икенче урынга күчерүгә рөхсәт бирүче лицензияләр бирү;

- Хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәләр бирү;

- Шәхси сак хезмәте буенча һөнәри әзерлек программасы үткән гражданнардан квалификацияле имтихан алу;

- Ирекле рәвештә дәүләт дактилоскопик теркәве үткәрү һәм җинаятьләр, административ хокук бозулар турында мәгълүматлар, хәбәрләр, гаризалар алу һәм теркәү;

- Сәяси репрессияләр корбаннарының реабилитацияләнүе хакында белешмәләр һәм архив белешмәләре бирү.

Порталның «Электронное МВД» бүлекчәсенә кереп, башка хезмәтләр хакында да мәгълүмат алырга, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Интернет аша мөрәҗәгать итүнең өстенлекләре шунда: сайтка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзегез теләгән урында керә аласыз, чиратлар юк, түләү шулай ук интернет аша башкарыла һ.б. Электрон юл белән белешмәләр алганда нинди документлар кирәк, нинди эзлеклелек буенча эшлисе - порталда барысы да аңлатылган.

Хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәне шулай ук район Эчке эшләр бүлегендә, күпфункцияле үзәктә, Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә шәхси кабул итүгә барып та алырга була.

Хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек турында белешмә дәүләт пошлинасыннан һәм башка төр түләүләрдән башка гына бирелә. Дәүләт хезмәте күрсәтү ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә гариза теркәлгән датадан соң 30 көн эчендә башкарылырга тиеш. Башка оешмалардан өстәмә мәгълүмат алырга кирәк булганда гаризаны карау вакыты озайтылырга мөмкин, ләкин 30 көннән дә озагракка түгел, дип хәбәр итә район буенча Эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгълүмати технологияләр