Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслык җепләре ныгый

Татарстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы бәйләнешләр күптәннән килә. Мәгариф, икътисад, мәдәният кысалары нигезендә җитәкчеләребез очрашып тора. Күптән түгел Екатеринбургтан мәгариф хезмәткәрләре Чаллыга килеп киткәннәр иде. Алар шәһәребездә өч көн булып, төрле чараларда катнаштылар. Бик канәгать калдылар кунаклар. Быел исә Тукай районы хезмәтчәннәре һәм район җитәкчелеге Екатеринбург шәһәрендә уздырылган Сабан туена...

Ерак араларны якын итеп, Екатеринбург якларына юл тоттык. Төрле һөнәр ияләре, мәдәният хезмәткәрләре бер гаилә булып бардык. Юл буе уен-көлке, музыка өзелеп тормады. Авыллар-шәһәрләрне, елга-күлләрне күзәтеп, җырларда җырланган Урал тауларын үтеп, матур булып аткан таң вакытында Екатеринбург каласына килеп кердек. Шәһәр бик матур икән. Бөтен җирдә төзелешләр бара, юлларын яңарталар. Яшеллекнең күплеге сөендерә. Сабан туе булачак Маяковский исемендәге Үзәк ял паркы үзенең мәһабәт агачлары белән калын урманны хәтерләтә.

Мәскәү вакыты белән иртәнге җиде тулганда без инде урнашып, бәйрәмчә киенеп, сабан туе кунакларын каршыларга әзер идек. Бәйрәмгә килүче кунаклар хөрмәтенә Иске Абдул авылының «Асылъяр» ансамбле егетләре һәм кызлары җыр сузып җибәрделәр. Баянчыбыз Зөфәк Галләмов уйнаган татар халык көйләренә курайчы Назыйм Гыймазетдинов кушылды. Тиз арада моңга сусаган халык безне урап алды. Кушылып та җырладылар, биеп тә алдылар, бергәләп фотога да төштеләр. Екатеринбурглыларны районыбызның Боерган авылы егете, шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов хәләл татар милли ризыклары белән сыйлады.

Бәйрәмнең рәсми өлешен Екатеринбург шәһәренең хакимият башлыгы Александр Якоб ачып җибәрде. Әлеге бәйрәмнең Җиңүнең 70 еллыгына багышлануын әйтте. Свердловск өлкәсендә 140 милләт вәкиленең тату яшәве белән горурлануын белдерде. Ерактан килгән Татарстан һәм Башкортстан делегацияләре җитәкчеләре белән таныштырды, барлык кунакларны да милли бәйрәмебез һәм узган Россия көне белән котлады, һәммәсенә уңышлар теләде. Соңыннан ул шәһәр думасы башлыгы Евгений Ройзман, сенатор Александр Чернецкий, районыбыз башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтовалар белән милли йортларны йөреп чыкты. Татар милли йорты янында аларны районыбызның мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, районның мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Әюпова каршы алды, барысын да татар ашлары белән сыйладылар. Олы кунакларга милли ризыкларыбыз, әзерләп килгән концерт номерларыбыз бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев