Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Документ коткарам дип үзе ут эчендә калган

9 сентябрь көнне Казиле авылында агачтан җиткерелгән шәхси йортта янгын чыкты. Фаҗигадә йортның хуҗасы - 70 яшьлек ир-ат янып үлде.

Ут чыкканда өй эчендә хуҗаның 42 яшьлек кызы гына була. Төтен исен сизеп, ул кухняга йөгереп чыга. Анда инде бар бүлмә ут эчендә була. Аннары ул тәрәзәдән ишегалдына сикерә дә мотоцикл ремонтлап яткан әтисен ярдәмгә чакыра. Әтисе ишегалдында торган машинаны урамга чыгара да, документларны булса да коткарыйм дип, йорт эченә кереп китә. Ләкин өстенә түшәм ишелеп, кызганычка, үзенә дә ут эченнән исән чыгу насыйп булмый.

Реклама

Янгын чыгуның сәбәбе электр челтәренә көч килүдә дип фаразлана. Милекне коткарам дип, үз гомереңне куркыныч астына кую һич тә ярамый дип кисәтәләр Күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X