Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәү әнидә кунакта булдылар

Күптән түгел Иске Байлар авылы клубында «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән бик матур кичә үтте. Анда авылның өлкән яшьтәге апалары кич утырырга килгән иде. Алар ул көнне үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, уеннарда катнаштылар, күргәзмәгә кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

Кичә башында «йорт хуҗасы» Наилә апа аларны инде вафат булган Мәхмүт абый Габдрахмановның көндәлеге белән таныштырды. Ә анда сугышка кадәрге һәм сугыш вакытында авылдагы авыр чорлар тасвирланган. 1939 елда мәчет манарасын кисүләре, бу хәлне халыкның ни дәрәҗәдә авыр кичерүе сурәтләнгән. Ул мәчет яңадан мәктәп итеп үзгәртелгән. Кич утырырга килгән Ләйсәния апа бу урында үзенең шушы мәчет-мәктәпкә укытырга килгән елларын искә төшереп сөйләп алды.

Кич утыручылар үзләре хатирәләргә биреләләр, аралашалар, сөйләшәләр, үзләре шул ук вакытта кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Гөлнәзирә апа йон эрли, Гөлүсә апа, Мәхмүдә апалар башмак, Фәридә апа оекбаш бәйли, тумышы белән Актаныш ягыннан булган Ләйсәния апа балан «бүкәнли». Анда баланны шулай «бүкәнләп» куялар икән, ул шуны Иске Байлар апаларына да күрсәтте, бу җимешнең файдасы турында да тәфсилләп сөйләде.

Инде әбиләребезгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә дә чират җитте. Гөлүсә апа белән Мәхмүдә апа матур итеп татар биюен башкардылар, Гөлнәзирә апа белән Ләйсәния апа моңлы җырларын суздылар, ә башкорт милләтеннән булган Фәридә апа туган тел турында үз телендә шигырь сөйләде, биеде, Наиләбезнең мөнәҗәт укуын халык тын да алмыйча тыңлады.

Әбиләр янына оныклар да килде, алар үзләренең талантларын күрсәтте. Мәхмүдә апаның оныгы Адилә һәм Наилә апаның кызы Мәрьям дога укыдылар, Алисә һәм Алинә Шакировалар, Айгөл Шәйхетдинова, Рәмзилә Шакирова җырларын бүләк иттеләр, нәфис сүз осталары Булат Гайнетдинов белән Эльмира Салихова сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.

Кул эшләре күргәзмәсендә дә ниләр генә юк иде: чигелгән мендәрләр, тәрәзә пәрдәләре, түрләмәләр, карават җәймәләре, урындык япмалары төрлечә итеп бәйләнгән башмаклар, оекбашлар.

Өлкәннәребез үзләрен сәхнәгә тартып, шундый матур бәйрәм оештыруларына бик рәхмәтле булып таралдылар, дип яза Алсу Сабирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев