Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат Ф. Шәфыйков Күзкәйнең 112 ветеранын район газетасына яздырды

Көндәлек матбугат басмаларына язылу вакыты төгәлләнеп килә. Күп тырышлык, иҗади эзләнүләр аша атнасына ике тапкыр чыга торган газетабызны мөмкин кадәр күбрәк кешегә укытасыбыз килә. Нигә, гаҗәп түгел бу. Чөнки анда районыбыз тормышы, яшәешебездә очрый торган проблемалар көзгедәгедәй чагыла, укучыларыбыздан кергән сорауларга җаваплар табып, газета битләрендә биреп барырга тырышабыз. Күпме кызыклы...

Көндәлек матбугат басмаларына язылу вакыты төгәлләнеп килә. Күп тырышлык, иҗади эзләнүләр аша атнасына ике тапкыр чыга торган газетабызны мөмкин кадәр күбрәк кешегә укытасыбыз килә. Нигә, гаҗәп түгел бу. Чөнки анда районыбыз тормышы, яшәешебездә очрый торган проблемалар көзгедәгедәй чагыла, укучыларыбыздан кергән сорауларга җаваплар табып, газета битләрендә биреп барырга тырышабыз. Күпме кызыклы язмалар урнаштырыла. Газета укучыларның саны ишәйсен өчен без иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, гозеребезне аяк астына салмыйлар. Әле шушы көннәрдә генә район советы депутаты, эшмәкәр Флүр Шәфыйков туган авылы - Күзкәйнең сугыш һәм хезмәт ветераннарын - 112 пенсионерны «Якты юл» газетасына яздырды. Флүр Хатыйп улы күп еллар инде газетабызга һәм авыл өлкәннәренә хәйрия ярдәме күрсәтә. Без аңа рәхмәт әйтеп, эшендә уңышлар, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев