«Әдәби карта» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Узган елның май аенда «Мәгариф», шулай ук «Гаилә һәм мәктәп» журналлары «Әдәби карта» конкурсы игълан иткәннәр иде. Барысы бергә 200гә якын эш тәкъдим ителде. Бәйгегә нинди дә булса иҗади эш - сочинениемы ул, хикәя, эссеме - анысы мөһим түгел, бары тик татарча язылуы, текстның төпле фикере, авторның нәрсә әйтергә теләгәне...
Тантаналы чара барышында жюри рәисе - Татарстан Республикасының халык шагыйре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, журналист Ленар Шәех чыгыш ясап, җиңүчеләрне тәбрикләп узды.
Конкурста катнашып, беренче унлыкка кергән укытучы, тәрбиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы бигрәк тә сөенечле: беренче унлыкка кергән бүләкләнүчеләр исемлегендә районыбызның Түбән Суыксу урта мәктәбенең туган тел укытучысы Затия Шакирова да бар. Затия Нәбиулла кызын чын күңелдән котлыйбыз, иҗат чишмәгез саекмасын, сәламәтлек юлдаш булсын, дип язганнар безгә Түбән Суыксу урта мәктәбеннән.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Затия Шакирова «Әдәби карта» бәйгесенә «Үткәннәрдән бүгенгегә...» һәм «Сүнмәс нурлар» дип исемләнгән ике иҗади эшен тәкъдим иткән. Алар белән сезне газетабызның киләсе саннарында таныштырып үтәрбез. Безнең белән калыгыз!
Фото Түбән Суыксу мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев