Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын педагог кына яхшы укучы тәрбияли

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, хөрмәтле кунаклар: Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльмира Низамиева катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльмира Низамиева тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар, хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталды.

– Быелгы уку елында 4531 укучы парта артына утырачак, шуның 530 ы – беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Җирлегебездәге 24 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә эшләүче 182 тәрбияченең 146 сы (80%), 23 мәктәптә эшләүче 429 педагогның 406 сы (94,6%) – югары белемле. Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә районда зур эшләр башкарыла. «Демография» милли проекты буенча агымдагы елда Новотроицкое авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басты. «Мәгариф» милли проекты кысаларында Шилнәбашта 100 урынга исәпләнгән мәктәп ачылды.

Мәктәп, балалар бакчаларын белемле кадрлар белән тулысынча тәэмин итүнең төрле юлларын эзлибез. Район башлыгы Фаил Мисбахович бу проблеманы хәл итүдә зур тырышлык куя, рәхмәт аңа. Соңгы биш елда 52 яшь педагог, шул исәптән мәктәпләргә – 39 укытучы, балалар бакчасына эшкә 13 яшь белгеч эшкә килде. Мәктәпләргә яшь кадрларны җәлеп итүнең яхшы ысуллары бар. «Сала укытучысы» федераль программасы гамәлдә. Анастасия Габдрахманова шушы программа буенча – Кече Шилнәдә, Гөлгенә Гарифуллина – Новотроицкоеда башлангыч сыйныф укытучылары булып эшләячәкләр. Быелгы уку елыннан авыл мәктәпләрендә башлангач сыйныфлар һәм төрле фән буенча 15 яшь укытучы эшли башлаячак. Шунысын да әйтмичә булмый, әлегә кадрлар белән тәэмин ителеш 97,2 % тәшкил итә. Мәктәпләргә математика, физика, рус һәм инглиз теле, тарих фәннәреннән һәм башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Кадрлар белән тәэмин итү буенча максатчан программа буенча 15 мең сум стипендия түләп 4 студентны укытабыз. Педагогия уку йортларында безнең район мәктәпләрен тәмамлаган 28 укучы белем ала. Киләчәктә бу студентлар диплом алып үзебезгә эшкә кайтыр дип өметләнәбез.

Балалар бакчаларында татар милләтеннән булган 1092 бала белем һәм тәрбия ала. Шул исәптән 768 бала татар төркемнәренә йөри. Беренче сыйныфка керәчәк балаларның әти-әниләре белән балалар бакчасының әзерлек төркемендә үк аңлату эшләре башларга кирәк, – диде. Район башлыгы Фаил Камаев чыгышын төп проблемадан – мәңгелек кыйммәтләрне булдыру, аны саклау хакында сөйләүдән башлады.

Җәмгыятьнең нигезе тәрбия ле бала. Сез – ки лә чә ге безне тәрбиялисез. Киләчәк тор мышыбызның бәхетле булу-булмавы сезнең эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбияне үз халкыңны, милләтеңне, туган илеңне һәм телеңне хөрмәт итү, аны ярату һәм гореф-гадәтләрне саклаудан башка күз алдына да китереп булмый. Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – сезнең вазифаи бурычыгыз. Балаларны яраткан, үз җиренә, халкына ихлас хезмәт иткән педагог бу мөһим мәсьәләгә битараф булмый. Һәр милләт үз телен белергә, өйрәнергә тиеш. Моның өчен бездә мөмкинлекләр тудырылган. Шулай булуга да карамастан, мәктәпләрдә татарча белем бирү яхшы куелган дип әйтеп булмый. Акыл культурасы, интеллектны үстерү өчен иң элек үз телеңне белергә, аннары дәүләт телен һәм шуңа өстәп, чит тел өйрәнергә кирәк, – диде һәм август киңәшмәсендә катнашучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, уңышлар теләде.

«Сәйдәшев» исемендәге ҖЧҖ җитештерү кооперативы директоры Марат Сафин чыгышында мөгаллимнәрнең абруе хакында күңелгә үтеп керерлек итеп фикерен җиткерде. «Авылны мәктәп яшәтә! Балалар бакчасы, мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк. Шуңа да яшьләрдә авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайлау буенча җитди эш алып бару кирәк...», – диде. Марат Сафинның уй-фикере белән эшгамәле тәңгәл килә. «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның хә зергесе вакытта ике стипендиаты бар.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикабызда мәгариф системасын күтәрү, педагогларның эш шартларын яхшырту буенча башкарылган эшләргә кыскача тукталды. Районның республика күләмендә агросәнәгать тармагы буенча беренче урында булуын әйтте һәм мәгариф системасының да бу яктан калышмаска тиешлегенә басым ясады. Быелгы уку елында БДИ нәтиҗәләре буенча районның республика күрсәткечләреннән түбән булуына борчылуын белдерде һәм укытучыларга эш фронтының зур булуын ныклап искәртте. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә педагогларга төпле киңәшләрен биреп ул болай диде: «Класс җитәкчесе – гаилә дусты, әгъзасы булганда гына яхшы укучы җитештерәчәк. Чын педагог кына яхшы укучы тәрбияли. Укучы яшәгән гаиләнең сулышын тоеп, белеп торыгыз, тик серләрен читкә чәчмәгез. Туган телдә укытуның мөһимлеге хакында ата-аналар белән тиешенчә эш алып барганда гына уңышка ирешәчәксез. Изге максатларыгызга ирешү юлында сезгә уңышлар юлдаш булсын. Илләр-көннәр тыныч булып рәхәтләнеп эшләргә язсын!» – диде.

Киңәшмәдә мәгариф өл кәсен дә уңышларга ирешкән педагоглар, тәрбиячеләр, ветеран укытучыларга тантаналы төстә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү аеруча җылы шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев