Чыршы сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан базарлар чыршы һәм нарат агачлары белән тула. Агачларның бездә үскәннәре дә, Марий Эл, Киров, Ульяновск өлкәләреннән һәм башка шундый якын-тирә төбәкләрдән кертелгәннәре дә бар. Шуны онытмау мөһим, үсентеләр белән бергә зыянлы матдәләр, шул исәптән бөҗәкләр дә керүе мөмкин. Шуңа күрә сатып алучылар, иң беренче чиратта, сатучыдан...
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан базарлар чыршы һәм нарат агачлары белән тула. Агачларның бездә үскәннәре дә, Марий Эл, Киров, Ульяновск өлкәләреннән һәм башка шундый якын-тирә төбәкләрдән кертелгәннәре дә бар. Шуны онытмау мөһим, үсентеләр белән бергә зыянлы матдәләр, шул исәптән бөҗәкләр дә керүе мөмкин.
Шуңа күрә сатып алучылар, иң беренче чиратта, сатучыдан агачларның фитосанитар торышы турында карантин сертификатын сорарга тиешләр. Бу белешмәне Россельхознадзорның территориаль органы бирә.
Ә үсентенең гомуми торышын тикшергәндә иң беренче аның кәүсәсенә игътибар итегез. Аның тигез һәм туры булуы шарт. Агачның яхшылыгын аңлатучы тагын бер билге - ботаклар өскә карарга тиеш. Ботаклар кәүсәгә сыланган икән, димәк, бу агач күптән киселгән.
Ылысның торышын тикшерү өчен энәләрен кулыгызда уып карагыз. Әгәр уч төбендә сумала исе килеп торган майлы матдә калса, чыршы яңа киселгән дигән сүз. Мондый агачның энәсе кадалып торырга, ачык яшел төстә булырга тиеш.
Соңгысы, климатка ярашсын өчен, чыршыны бүлмәгә кертер алдыннан аны салкынча урында тотканың кулай. Ботакларга су сибеп тору да бик яхшы, бу ысул аларны киптермәскә һәм яшеллекләрен сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук бүлмәне җилләтеп тору да зыян итмәс, дип үз киңәшләрен бирә фитосанитар күзәтчелек хезмәте дәүләт инспекторы Исмәгыйль Идрисов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев