Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршы-чыршы, без сине сагынып көттек ел буе...

Кайсыбыз гына хәтерләми икән Яңа ел чыршысы тирәсендә әйләнеп җырлаган бу җырны. Бигрәк тә балалар сагынып көтә бу бәйрәмне. Гирляндалар балкып торган, төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршы янында уйнаулар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу аеруча балалар хәтерендә озак саклана. Бу Яңа ел да күңелле, истәлекле мизгелләргә бай булыр...

1. Чыршыны пластмасса уенчыклар белән бизәмәгез.
2. Чыршы төбенә мамык түшәргә ярамавын да онытмагыз.
3. Чыршыны бары сыналган җитештерүчеләрдән алган электр гирляндалары белән генә яктыртыгыз.
4. Бина эчендә бенгаль утлары яндырырга, хлопушкалар һәм балавыздан ясалган шәмнәр кулланырга ярамый.
5. Әгәр инструкциясе булмаса яисә аңлашылмый торган телдә язылган икән, ул пиротехниканы кулланырга ярамый.
6. Бер кулланышта булган пиротехниканы ремонтларга һәм кабат кулланырга ярамый.
7. Кулда ясалган пиротехник әйберләрдән дә ерак булырга кирәк, аларны куллану катгый тыела.

Шулай ук торак йортлардан 30 метрдан якынрак арада салют җибәрергә, тәбәнәк түшәмле биналарда һәм агач кәүсәсе янәшәсендә тиз кабына торган әйберләр кулланырга, пиротехниканы кесәдә йөртергә ярамый;

  • кабызганда фитильне биткә якын тотарга;
  • җил көчле булганда пиротехника кулланырга;
  • пиротехниканы кешеләргә юнәлдерергә, петарданы (фейербергның бер төре);
  • аяк астына ташларга;
  • янып торган фейерберглар өстенә якын иелергә я янып торган пиротехник әйберләргә 15 метрдан да якын килергә ярамый.

Фитильга ут сузылган кул ераклыгында гына кабызылырга тиеш. Исегездә тотыгыз: фитиль 3-5 секунд яна, читкә таралган очкынын сүндерү бик кыен. Әгәр дә ул тирегә тия икән, пешереп аласын көттә тор. Пиротехника белән эш иткәндә тәмәке тартырга ярамаганын да онытмагыз. 50 метр радиуста тиз кабынучан әйберләр булмаска тиеш. Торак йортлар һәм башка корылмалар белән янәшәдә югары оча торган салют җибәрү тыела.

Челтәргә тоташкан электр приборларын да караучысыз калдырмагыз. Аз гына төтен исе чыкса, ут кабынгандай тоелса, 01 телефоны, 112 (түләсез) кәрәзле телефон аша янгын сакчылыгына хәбәр итегез, бер үк вакытта кул астындагы ут сүндерү чараларын кулланып, янгынны сүндерергә тырышыгыз.

Шушы таләпләрне җиренә җиткереп үтәсәгез, Яңа елны каршылау бәйрәме хәвефсез, күңелле үтәр.

Наил Вәлиев,
Теләнче Тамак янгын сүндерү постының бүлекчә командиры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев