Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллани үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин! Әлһәмдүлилләһ! Өстебездә булган бер фарызны үти алуыбызга ураза тотуыбызга шатлана торган Гает көненә җиттек. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды....

Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллани үә бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин!
Әлһәмдүлилләһ! Өстебездә булган бер фарызны үти алуыбызга ураза тотуыбызга шатлана торган Гает көненә җиттек. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ай дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны күрсәтергә тырыштык, Аллага шөкер. Ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Мәчетләребезгә җыелып тәравих намазларын укыдык, ифтар мәҗлесләрендә догалар кабатладык, зикерләр әйттек. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде! Рамазанда кылган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын!
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Киләсе Рамазанны да исән-сау каршы алырга, уразаларны тотарга насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев