Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә

Россия Хөкүмәте әлеге документларны алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны хуплады. Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета». Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина йөртү таныклыгы алганда 3...

Россия Хөкүмәте әлеге документларны алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны хуплады.

Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».

Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина йөртү таныклыгы алганда 3 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Пошлина күләмен арттыру ихтыяҗы яңа буын документларын гамәлгә кертү өчен инфраструктура булдыруга бюджет чыгымнарын компенсацияләү белән аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев