Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык безгә дә, сезгә дә кирәк

Әйләнә-тирәлекнең, табигатьнең чисталыгы, сәламәтлегебез, кешеләрнең, аңа карата булган мөнәсәбәтенә барып тоташа. Урманнарда, ял итүчеләр яраткан аланнарда, су буйларында җыелмыйча бар хозурлыкны бозган чүп өемнәрен күргәч кенә дә, йөрәкләр жу итеп китә. Алай гына да түгел, шул рәвешле табигатькә ихтирамсызлык күрсәткән затлар өчен оялып, гарьләнеп тә куясың әле. Ләкин ул чүп...

Менә шундый уйлар белән һәм «Эшлибез!» дигән гомумроссия акциясе кысаларында без, төрле яшьтәге, һөнәрле, төрле җирләрдә яшәүче волонтерлар, үткән шимбәдә Иске Җирекле буасында өмә уздырдык. Чаллы шәһәрендәге «Мусора. Больше. Нет.» хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Красноперова көче белән оештырылган бу өмәдә барлыгы унбиш кеше катнашты. Сәгать ярым вакыт эчендә, уртак көч белән сулык буйлары ялт итте. Әлеге өмәдә катнашучы егет-кызларның кайберләре бер-берсен үткән елгы өмәләр буенча беләләр, таныш иделәр. Шуңа күрә дә эш вакыты күңелле, дустанә мөнәсәбәттә узды. Ял вакытында егетләр гитарада уйнап, табигатькә кагылышлы җыр белән күңелебезне күрделәр, ә арабызда иң өлкәне булган пенсионер Лилия апа безгә үзенең тормышка булган карашы, активлыгы белән көч биреп торды. Нәтиҗәдә әлеге өмәдә безнең куллар белән җәмгысы 57 капчык көнкүреш калдыклары җыеп алынды. Шуларның 11 капчыгы - пластик, 9ы - пыяла, 2се - алюминий шешәләр хасил итте. Әлеге калдыкларның һәммәсен дә икенчел эшкәртүгә җибәрдек. Аннары өмә тәмамланганнан соң чәй эчү оештырып, фикерләр алыштык.

Шул ук көнне Мәләкәс буасын чистарту өмәсе дә үтте. Мәләкәс җирлегенең яңа башлыгы Валентин Артемьев оештырган әлеге чарада мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар ярдәме белән Мәләкәс сулыгы да чиста, матур төскә керде. Башкалар да алар үрнәгендә үзләреннән шундый игелекле гамәл кылсалар, безнең табигатебез дә, үзебез дә рухи яктан күпкә чистарыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев