Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чишмә башы» районкүләм бәйгесе катнашучыларына тавыш бирергә ашыгыгыз

Районда «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак. Әлеге концертта иң-иңнәр генә чыгыш ясаячак, районыбыз уңганнарын-булганнарын, үзешчәннәрен шәһәр халкы да күзәтә алачак. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус...

Районда «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак. Әлеге концертта иң-иңнәр генә чыгыш ясаячак, районыбыз уңганнарын-булганнарын, үзешчәннәрен шәһәр халкы да күзәтә алачак.

«Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус тавыш бирү бара. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова интернет тавыш бирүдә җиңеп чыккан авыл җирлеге «Энергетик» мәдәният сараенда чыгыш ясарга хокук яулап алачак, дип белдерде. Әле моннан тыш җиңүчеләр «Интернет аша тавыш бирүдә җиңү яулаган» номинациясендә бүләкләнәчәк. Тавыш бирү 29 ноябрьгә (төгәл 18 сәгатькә) кадәр дәвам итәчәк. Гала-концертта зур сәхнәләрдә үзегезнең авылдашларыгызны күрәсегез килсә, активрак булыгыз, алар өчен тавыш бирегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев