Якты юл
  • Рус Тат
  • Коронавирус вакцинадан курка

    Соңгы вакытларда халык сәламәтлеге хакында еш сөйлибез. Вәзгыять дөнья буйлап таралган коронавирус инфекциясе белән дә, санитария-гигиена таләпләренә игътибар җитмәү белән дә бәйле. Йогышлы чирләр көтмәгән җирдән иярергә мөмкин. Район башкарма комитеты каршында эшләүче санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышының чираттагы темасы нәкъ менә вируслы авырулардан халыкны саклау, алдан искәртү, профилактика чаралары хакында иде.

    Районда COVID-19 белән бәйле хәлләр киеренке кала бирә, авырулар саны арта. Кайбер җирлекләрдә хәзерге вакытта 6-7 кеше чирли. Башкарма комитет хезмәткәрләре 65 яше тулган өлкәннәр арасында коронавирустан саклану буенча аңлату эшләре алып баралар. Аларга читкә чыгып йөрергә ярамый. Кирәк булганда өйләренә азык-төлек китерү эше дә җайга салынган. Шулай ук халык күп йөри торган урыннарга бик йөрмәскә киңәш ителә. Коронавирустан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцина ясату тора. Районда бу җайга салынган, прививка ясату пунктлары даими эшләп тора. 
    Комиссия утырышында Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов кайбер авыл җирлекләрендә, мәктәп, оешма-предриятиеләр коллективларында вакцина кадатучыларның артуын билгеләп үтте. Әйтик, Бикләндә укытучылар һәм тәрбиячеләр 100 процент прививка ясатканнар, 80 процент чикне Борды, Калмаш, Сәмәкәй авыллары мәктәпләре узган. План буенча, районда 27 мең 790 кеше вакцинация үтәргә тиеш. Җирлекләр буенча караганда, авыруга каршы укол ясатучыларның иң күбе Әҗмәкәйдә. Биредә күрсәткеч 94 процентны тәшкил итә. Активлар рәтендә Борды, Иштирәк, Калмаш, Круглое Поле, Түбән Суыксу авыл җирлекләре дә бар. Ә сәламәтлекләренә җитди карамучылар дип Бәтке, Боерган, Кече Шилнә, Новотроицкое җирлекләре аталды. 

    Хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә коронавируслы 159 авыру амбулатор дәвалану ала. 30 көннән артык авыручылар саны – 33 кеше. Шулай ук авыручылар белән элемтәгә кергән 18 кеше медицина хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Район үзәк дәваханәсендә урнашкан вакытлыча инфекцион госпитальдә 79 кеше дәвалану үтә, шуларның 5есе реанимациядә. 
    Баш табиб, вакцина куйдырганнан соң, кешедә иммунитет 42 көннән соң барлыкка килә, дип белдерде. Прививка ясатканнар чирне йоктырган очракта җиңел кичерәләр, диде.
    Комиссия утырышын алып баручы – район башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев прививка ясауны кичектереп торуга рөхсәтнең (медотвод) кемнәргә бирелүен күпләр белми дип билгеләп үтте. Кичектереп тору күкрәк сөте имезүче аналарга, кискен хроник чире булган авыруларга яки температурасы булган кешеләргә генә кагыла. Медотвод алу өчен авыру башта район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аны медицина комиссиясе карап, прививка ясатуны кичектереп тору турында карар кабул итә. Шунда ук карар беркетмә төзелеп рәсмиләштерелә. Бары тик медкомиссия биргән белешмә генә вакцина ясатмаска рөхсәт бирә. Белешмәдә кичектерү срогы күрсәтелә. Ул бер атна да, бер ай да булырга мөмкин. Медотвод вакыты беткәч прививка ясала. 
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров район оешма-предприятиеләрендә вакцина ясатуның барышы белән таныштырды. Ул хезмәткәрләрнең 50 процентына прививка ясалмаса, оешма ябылырга мөмкин дип белдерде. Районда бу өлкәдә «Чаллы-Бройлер» предприятиесе алда бара, биредә вакцина ясау күрсәткече 100 процентка якынлашып килә. 
    Район мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе Илнур Сәхәбетдинов үз тармакларындагы саннар белән таныштырды. Ул мәдәният өлкәсендә эшләүче 181 кешенең 107сенә прививка ясалуын әйтте.
    Комиссия утырышында коронавирустан беренче прививканы 9 ноябрьгә кадәр куйдырырга кирәклеге әйтелде. Вакцинасы булмаган кешеләр шушы көннән соң эш урынына кертелмәскә мөмкин.

    Сак булыгыз – туберкулез! 
    Комиссия утырышында районда туберкулез авыруын кисәтү һәм аңа каршы чаралар турында да җитди сөйләшү булды. 
    Тукай районында 2021 елның сигез аенда 4 кешедә шушы авыру барлыгы ачыкланган. Бу узган ел белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә кала бирә. Авыручылар 18-49 яшьтәгеләр. Шунысы бераз тынычландыра, туберкулез балалар арасында юк. Әлеге йогышлы авыру ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә күп икән. Әйтик, Тукай районында ВИЧ-инфекция йоктырган 62 кеше теркәлгән, шуларның 6сы туберкулезлы.
    Районда туберкулезны булдырмау һәм кисәтү буенча да карарлар кабул итте. Бу яман чир таралмасын өчен бигрәк тә мәктәпләрдә профилактик чаралар үткәрү кирәклегенә басым ясалды.

    Грипптан да калкан бар
    Грипп белән һәм сулыш юлларына салкын тиеп чирләүчеләр саны көннәр суыта башлагач артып китә. Комиссия утырышында бу авыруларны кисәтү чаралары хакында да фикер алыштылар. Ел башыннан районда грипп һәм ОРВИ диагнозы 3 меңнән артык кешегә куелган, шуларның 1,5 меңе сабыйлар. Узган ел грипптан 25507 кеше вакцина ясаткан, 5700е балалар. Быел да район дәваханәсенә җитәрлек вакцина кайткан. Инде 5500 кеше аны кадаткан. Теләүчеләр гриптан вакцинаны авыл җирлекләрендәге фельдшер- акушерлык пунктларына барып кадата ала.
    Оешма-предприятиеләрдә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә 20 ноябрьгә кадәр гриптан вакцина ясатуны төгәлләү бурычы куелды. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: